Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Бер егет гармун сайлый»
исполнителя Салават Фатхутдинов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Другие песни исполнителя:

  • Өстәлдә ялгыз чынаяк Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Кайнар чәй салып куям да, Утырам сине көтеп. Чәем суына бит инде, Кая югалдың китеп? Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Өстәлемдә барсы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде Өемнең дә яме юк. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х
  • Сандугачның күрсәң иде Юлга төзелгәннәрен. Һичкем белми йөрәгемнең Нигә өзелгәннәрен. Кушымта:Каен ауган, каен ауган Кайтасы юларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың кулларыма. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява Эх, мин үләннәр булсам. Мин үләннәр булыр идем, Син бөрлегәннәр булсаң. Сандугачым сизәсеңме Талыңны каердылар. Сине талдан, мине ярдан Дошманнар аердылар. Кушымта:Каен ауган, каен ауган Кайтасы юларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың кулларыма.
  • Мин синнэн киткэн коннэрдэ Куз яшьлэрен китмэде. Козлэр утеп, язлар килгэн, Йорэк шуны сизмэде. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын. Бик еш тошлэремдэ курэм, Уйлыйсын, уйланасын. Бир кулынны, юатырмын, Килгэндэ югаласын. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын. Еллар утте, хислэр сунде, Ерагайды аралар. Сине хэтерлэтеп бары Сыкрый кайчак яралар. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын.