Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Ялгыз торна»
исполнителя Фирдус Тямаев.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.

.... Кайнар утта янам,
... Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын...
... Мин бит ялгыз торна,
... Зинхар адаштырма,
Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын.

2.Була икән, шундый мәлләр,
Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.
Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары,
Томырылып көтеп торган упкыннары.

..... кушымта

3.Таулар ташлар ишелер күк,
Барыр юлым киселер күк.
Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә,
Коткаручым бул әле дип сиңа дәшәм.

...... кушымта.

Другие песни исполнителя:

  • Кайтам але, кайтам але – авылыма, авылыма Сорашырга, сорашырга диеп - хал-ахвалляр, хал - ахвалляр Исан-имин микан курше-тира Аткай-анкайлярда бар нихал. Булмый хазер, булмый бик еш - кайтып анкай, кайтып анкай Яннарына сине сагынгач- яннарына, сагынгач Араларда йогереп утэр очен Озын, ерак урау юл яткач. Тошлэремда кайтам авылыма Канатланып очып, ашкынып. Зэнгэр кулмэк киеп, ак яулыктан Энкэй котэ анда сагынып.
  • Шэхэргэ китеп барышым Авыл тузанын кагып Хуш дигэн сузем югалды Инеш суыннан агып Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле галэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле галэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Хыяллар куп катлы ерттай Зэнгэр куклэргэ ашкан Бэхет жотып чыгар кебек Юлга тозелгэн таштан Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле галэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле галэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Авылга кайтып барышым Тарта хаман сулары Тешемэ кереп едэттен Киин тар сулары Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле калэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Артта авыл, алда шэхэр Шау-шулы серле галэм Авыл егетеннэн сина Ялкынлы кайнар сэлэм! Артта шэхэр,алда авыл Ин изге газиз балам Синдэ тудым,синдэ устем Мэнгегэ сина калам Артта шэхэр,алда авыл Ин изге газиз балам Синдэ тудым,синдэ устем Мэнгегэ сина калам Мэнгегэ сина салам