Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гомерлек ярым бул»
исполнителя Анвар Нургалиев.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2020-08-02

Текст песни:

Очраттым да сине юлларымда
Гашыйк иттең мине үзеңә
Шул минуттан нидер булды миңа
Уйларымда бары син генә

Кирәк түгел миңа ярты бәхет
Һәм узгынчы хисләр таш кына
Гомер буе сөю сине белә
Сиңа тагы йөрәк ашкынды

Бәхет бит ул бер-береңне сөеп
Ике йөрәк бергә типкәндә
Йә насыйп булган тормыш юлларымнан
Икәү җитәкләшеп үткәндә

Язмышыма тигән бүләгем син
Кабул итче минем сөюне
Гомерлеккә минем ярым булып
Бәхетле ит мине үзеңне

Другие песни исполнителя:

  • Соң дисең микән1 Анвар Нургалиев жырлый 1. Утсә дә еллар озелеп сафка, Йорәк хаман да сине ярата. Хатлар да йорми, хәбәрең килми, Ике арада тирән кар ята. Ике арада тирән кар ята, Йорәк хаман да сине ярата. 2тапкыр 2. Белмим, кем белән гомер итәсең. Укенәсеңдер, ул бит мин тугел. Мин дә гел сине сагынам шулай Икенче ярым сиңа тиң тугел. Икенче ярым сиңа тиң тугел Укенәсеңдер, ул бит мин тугел. 2 тапкыр 3. Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм, Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән. Уйламый калган бер конем дә юк, Соң дисең микән, соң дисең микән. Уйламый калган бер конем дә юк, Соң дисең микән, соң дисең микән. Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм, Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән.
  • 1.Ярат, диеп ничек әйтим сина, Ишетмәгәч синнән жавапны. Белсәң иде, синең белән генә Мин үземне сизәм канатлы. Кушымта: Ярат мине, диеп әйтеп булмый, Шакып булмый йөрәк түренә. Яратулар булса кара-каршы, Бәхетләр дә шуннан үрелә. 2.Яратам шул сине дәшми генә, Хисләремне килми сөйлисем. Мин яратам сине гел үземчә, Тик уземчә килә сөясем. 3.Яратмасаң, әйдэ яратмассын. Яннарымда гына бул бары. Син янымда булсаң – шул да житә, Үкендермәс гомер юллары.