Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мәхәббәттән гөнаһ эзләмә»
исполнителя Мадина Гайнуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00
Премьера песни: 2021-04-08

Текст песни:

Гашыйкларның үз дөньясы аның,
Аңламассың барыбер, күзләмә!
Иңләр өчен күкне, канат куйган
Мәхәббәттән гөнаһ эзләмә!
Упкыннарга очар чакларыңда
Ялгызлык үзәгең өзгәндә,
Киләчәккә яшәү көче биргән
Яратудан гөнаһ эзләмә!
Өметсездән йөрәк әрнегәндә,
Бар дөньядан күңел бизгәндә,
Тормышыңны бәхетләргә төргән
Мәхәббәттән гөнаһ эзләмә!
Аңлаганнар-санлаганнар гына
Мәхәббәт алдында тезләнә.
Шыксыз төндә бер тамчы нур булган...
Сөюләрдән гөнаһ эзләмә (Г.ШАҺБАН)