Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Кышкы ялкын»
исполнителя Эльмира Калимуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00
Премьера песни: 2021-03-28

Текст песни:

Кышкы ялкын


Язылмаган җырлар...

Кабынмаган җаннар...

Бураннарда дөрләп

Бүген кышлар яна.



Язлар көтә язмыш

Тәрәз төпләрендә,

Янгыннарга ябышып

Гөлләр күтәрелә.



Ахыргача яну

Беләм, мөмкин түгел.

Кышкы гөлләр булып



Язлар көтәм бүген,

Салкын тәрәзләрдән

Ала алмый күзем.

Янгыннарын кышның

Мин кабыздым үзем.


Зимнее пламя


Ненаписанные письма...

Не рождённые души...

В буране сегодня с треском горит зима


Я жду весну на подоконнике судьбы

цепляясь за пламя поднимаются цветы


Я понимаю, что нельзя выгореть до конца

Как зимние цветы я жду весны сегодня

Не могу отвести глаз с холодных окон

Я зажгла пламя зимы сегодня..

Другие песни исполнителя:

  • Туган җирем елгасыннан алып, тутырырмын суның салкынын. Мин казанга бирә алсам иде йөрәгемнең ярсу ялкынын. Чишмәләрдә, кизләү, инешләрдә җырлап ага суның алкыны. Мин казанга бирә алсам иде йөрәгемнең ярсу ялкынын. Мин ышанам сиңа, серле казан! Мин ышанам сиңа, алтыным! Мин казанга бирә алсам иде йөрәгемнең ярсу ялкынын Күзләремә алтын нурлар кайтты! Күрәсезме, ничек балкыймын?! Мин казанга бирә алсам иде йөрәгемнең ярсу ялкынын! Мин ышанам сиңа, серле казан! Мин ышанам сиңа, алтыным! Мин казанга бирә алсам иде йөрәгемнең ярсу ялкынын.
  • Җилләр исә, сулар ага, Кояшны Ай алыштыра. Кайдандыр галәм түреннән Йолдыз нуры агып тора. Болытлар килә, болытлар китә – Томанлы юллар адаштыра. Өмет йолдызы яктылыгыннан Күңелем түремдә балкыш тора. Туры юллар, урау юллар Аера һәм кавыштыра. Өмет дигән йолдыз сүнсә Кайгыларга сабыштыра. Болытлар килә, болытлар китә – Томанлы юллар адаштыра. Өмет йолдызы яктылыгыннан Күңелем түремдә балкыш тора.