Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 99

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • "Кайтып киләм туган ягыма" 1.Кайтып киләм туган ягыма, Йөгереп төшәм елга ярына. Басар өчен сагышларымны, Килеп кочам камышларымны. Сәлам, илем, сәлам, җирем, Сезгә сагыну җырларым. Кушымта: Үзәкләрне өзә сандугач: Ник соң киттең өзелеп сагынгач? Җырлар идек синең белән бергә Туган җирләремдә таң тугач. 2.Кайтып киләм туган ягыма, Шашып сарылам зифа каеныма. Туганыма кемдер эндәшә, Кошлар күреп миннән көнләшә. 3.Кайтып киләм туган ягыма, Әнә йортта казлар кагына. Каршы ала мине туганнар, Йөзләр шатлык белән тулганнар. Кушымта: шул ук.
  • 1.Чынга килә уйласаңда, Уйлап атла адымны. Уйламый әйтелгән сүзләр Газап итә җаныңны. Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре Уйга салмый кемнәрне? Көтелмәгән мәшәкатләр Ут итә күңелләрне. (2 кабат) 2.Уйласаң да, кайчагында Гел җайлы бармый эшләр. Мең каршылык арасында Яши җирдә кешеләр. Кушымта:шул ук. (2 кабат) 3.Дуслар бар кирәк чагында, Дошман бар көңләшергә, Көндәшләр бар гайбәт өчен, Якыннар серләшергә. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • Эзлэрен (А.Шарапов муз., Р.Закиров суз.) Куз алларымнан югалма берук,берук,берук Янымдагы бердэн берем икэненэ ышанам бэгырем Тузми йорэк,йорэк,йорэк омтыла сина. Куш.Кояш яктысын каплап уттен янымнан син атлап, Кая киттен кая чабасын Жир шарыннан зурырак хислэр мине алды урап Коне-тоне кемнэн качасын Юккамы эйт,эйт сина булган хислэрем Ин мэгънэле очрашу исендэме Син калдырган эзлэр,сихри матур сузлэр Йолдызларга мин карыйм кайдан табыйм Ялгызым,тузалмадым Нигэдер хаман сагынам Юлын белмим атлармын куп калмады Хыял артыннан мин чабам Куш.Кояш яктысын каплап уттен янымнан син атлап, Кая киттен кая чабасын Жир шарыннан зурырак хислэр мине алды урап Коне-тоне кемнэн качасын Арабызда озын юллар булса да Жаным кайда эзлэрен алып бара Зэнгэр томаннардан,ачык жиханнардан сине эзлэп йорим мин адаштырма Ялгызым,тузалмадым Нигэдер хаман сагынам Юлын белмим атлармын куп калмады Хыял артыннан мин чабам
  • Туган якка. 1. Ямьле булса да конебез Житмидер тик нэрсэдер Туган жирлэр сагну булып Тошлэргэ дэ керэдер. Припев: Туган якка тарта кунел Кунел шунда ашкына Кышын дими, жэен дими Уз ягыма талпына. Туган йортка тарта кунел Кунел шунда ашкына Кышын дими, жэен дими Уз ягыма талпына. 2. Йогереп кайтасы килэ Тузганаклы кырларга Балачак эзлэре калган Сукмакларны барларга. 3. Тизрэк-тизрэк кайтасы да Су буйларын урыйсы Йотылып туган жирлэрнен Саф хавасын сулыйсы.
  • Тормышның үз кагыйдәсе Барлык ягы, карамы Тик икеләнми, үз юлыңны Кирәк сайлап аласы Припевы: Әйләнә дә көн утә, Әйләнә дә төн утә,
  • Балачакта сандугачтай Килә иде сайрыйсы. Мәхәббәт иң чибәрен Килә иде сайлыйсы. Әле дә истә, әле дә истә Балачак хыяллары. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Сандугачым өйрәт мине, Өйрәт мине сайрарга. Сайрармын да, җырлармын да Иң кадерле дусларга. Чәчәкле бала чагымны Җылатам әле кайрап. Сөюемне аңлатырга Сандугач булып сайрап. Сандугачым сайра сайра, Сайра син арыганчы. Сайра диләр халкың өчен Йөрәгең ярылганчы.
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.