Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Озак яша энкей шатлык белен»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта.
Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга,
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Кушымта:
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач, үскән бәбкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең,
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да,
Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан.
Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда,
Зарланмагыз бер дә язмышлардан".

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чатымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Другие песни исполнителя:

  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын он(ы)тыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...
  • Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.
  • 1.Хэр яз саен, Кузлэр явын. Алып чэчэк, Ата розалар. Кушымта: Ак розалар,ак роза-розалар, Ак мэхэббэт, ак бэхетлэр вэгьдэ итэлэр. Ак розалар, ак роза-розалар, Сою коткэн гашыйкларнын жаннын утэлэр. 2.Сезнен жаннан, Гашыйк жаннан. Сою жырын, Жырлап узалар. 3.Шинмэсеннэр, Сулмасыннар. Беркайчан да, Ап-ак розалар.