Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Ришат Тухватуллин.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн.
Страница 3

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Ришат Тухватуллин

В репертуаре Ришата Тухватуллина шикарные эстрадные произведения, а также лучшие образцы татаро-башкирской классики.
  • 1.Тай өйрәтү максат иде, Шул дәртемнән исердем, Атка менгән малай кебек Түземсезлек кичердем. Кушымта: Авырлыкны авызлыклау, Җиңел түгел юлларымда. Тай өйрәткәч,бирешмимен, Язмыш минем кулларымда. 2.Айгырланган язмышыма Җөгән алып кидердем, Авызлыкланганчы сине, Тормыш, күмпе көйдердең? Кушымта: 3.Җиләм генә тулпар атта Хыял тавым үренә, Артылышны үткән идем Максат тавым күренә.
  • 1)Кайтты моңлы сыерчыгым- Әйләнеп яннарыма... Сайра әле ләззәт биреп Йөрәгемә, җаныма. Кушымта: Сыерчыгым, сайра әле сайра Сыгылдырып тирәкне.. Көйләреңдә бер иркәләп сайра, Юат минем яңган йөрәкне. 2) Сайра сөйләп хәлләреңне Сөенеп көй сузганда... Талмадымы канатларың, Ерак юллар узганда?.. 3) Алмадымы егәреңне Рәхимсез җил-бураннар?.. Капламадымы юлыңны Үтә алмаслык томаннар?..
  • 1.Дөньяларда ялгыз аккош, Пары кайларда икән? Кыйгас-кыйгас тавышларың, Әллә адашты микән? Кушымта: Ялгыз аккош түзми диләр, Түзми икән сагышка. Әдәм җаннары чыдый шул, Сабыр итә язмышка. 2.Аккош булсам,югарыга, Биеккә очар идем. Аккош серен һәрбер телдә Кабатлап узар идем. Кушымта:
  • 1. Телдең йөрәгемне, өздең җанны, Оныт дигән сүзләр яудырып. Без бәхетле була алырбызмы, Мәхәббәтне ятим калдырып. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Әлегә соң түгел, ялгышма. 2. Чәчләреңдә синең җил исе, Күзләреңдә күзләрем төсе. Эзләреңдә барыр эзләрем, Эзләр сине сөю сүзләре. Кушымта: 3. Беләм яратасын бит инде, Күзләремә карап әйт инде. Түземлекләремне сынама, Әрнетмә җанымны сынама. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Аралар бер адым, ялгышма.
  • Кушымта: Кышкы салкын,кайнар сөю - Нинди капма-каршылык! Җәяүле буран юлларда Кар себерә ашыгып. 1. Шаян кар бөртегем минем, Хисләрнең буранлысы, Шашып гашыйк йөрәкләргә Киртәләр буламы соң?! Кушымта: 2.Җылы җилләр булып кулың Битемне назлап сыйпый. Бәс булып назлы сүзләрең Керфекләремдә йоклый. Кушымта: 3.Чәчләремә килеп кунган Туктамас бураным да. Ай нуры ятып йоклаган Төннәрен юрганымда. Кушымта:
  • Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Һаваларда очкан аккошларның Канатлары җилдә каерылмый. Яшәр идем, туган илем, синдә, Якын дусларымнан аерылмый. Һаваларда очкан аккошлардан Коела җиргә мамык тузаны. Туган илдә сөйгән дуслар белән Сизелми лә гомер узганы. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә, Җитми икән туган илләргә.
  • 1.Кар сулары үтте. Ярсулары бетте, Ташлар тәгәрәми ташкында: Минем генә йөрәк, Сагынудан йөдәп, Бәйгедәге аттай ашкына Кушымта: Аерым торып еллар, Аймыл булып юллар, Нигә синнән читтә узган соң? Бар шул инде парың, Янып сөйгән ярың, Кулларыңны аңа сузгансын 2.Арта уйлар һаман. Тарта сиңа табан. Кыен мина ялгыз чакларда, Сөенечкә дисәм, Көенечкә икә Күрешүләр сезнен якларда. Кушымта: 3 тапкыр
  • Em C Якты өнемдә син,татлы төшем дә син, D H7 Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син. Em Йолдыздан күзләдем, C Җирдән дә эзләдем D Җил- яңгырлар юган H7 Таба алмыйм эзләрең. Em C D H7 Мәхәббәтем... Кайда соң син? Мәхәббәтем... Кайда соң син? Талпына йөрәгем, Син минем теләгем. Күзләремне күрсәм йомсам Сине күрәм гүзәлем Таптым да , югалттым, Бәхетем ачкычын Синсез мин менә алмам Гомерем баскычын!
  • 1.Эзләп табалмадым Сезгә тиң сүзләрне, Мактап сөйләр өчен, Сезне данлар өчен. Үзебез әти-әни Булу бик мөһимдер, Сезнең йөрәкләрне Безгә аңлар өчен. Кушымта: Әти-әнием- Сез,сусаганда тамчы. Сулар өчен һавам кебек Сез. Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да . Иң кадерле кешеләрем Сез 2.Өшегәндә- юрган, Егылганда-түшәк, Авырганда-дәва Сезнең җылы куллар. Кайтып фатихалар Алып китсәм Сездән. Максатка ирешәм, Күренеп уңа юллар. Кушымта: 3.Караңгыда-йолдыз, Иркәләргә-җилләр. Сез ни генә түгел икән Минем өчен? Миңа биргәннәрне Бирә алмасам да. Хөрмәт күрсәтергә Җитсә иде көчем.
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта
  • 1.Бүләк итмә ал чәчәкле алан, Саргаялар алар көзләрен. Бушаганда ялгыз каен сыман Синсез калсам мин соң нишләрем. Кушымта: Бүләк ит син миңа җан җылысын, Саф-пакь сөю кайнар хисләрең. Шул хисләрсез калу - илсез калу, Ә мин илсез, синсез нишләрем. 2.Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә, Ялтырый да, оча кичләрен. Таң атканда янар соңгы йолдыз, Син дә сүнсәң мин соң нишләрем. Кушымта: 3.Бүләк итмә ялгыз сандугачны, Сихри таңнар тынып калмасын. Иректә ул үз тиңдәшен тапсын. Безгә бәхет теләп сайрасын. Кушымта:
  • Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авылым Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым Каеннарын чишмэлэрен Елгаларын куллэрен..Авылым Ин гузэле Сина тартып тора инде авылымнын кырлары, кырлары Сагынмыйча ничек тузэрмен Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авыл Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым Бер курудан гашыйк итар Авылымнын кызлары, кызлары Эх чибарлар Кара кузлар арасыннан сойкмлелек сибалар кызлары Йозларена чыккан назлары Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авыл Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым
  • Суз эйтергэ кыюлыгым житми Хислэремне ничек сойлэргэ Эллэ жиллэр эллэ кырау тия Эйтергэ телэгэн сузлэргэ Кичем арып тонгэ кереп ятар Эммэ минем кунел йокламас Тоннэр буе урсэлэнер уйлар Тукмамас шул туктый алмас Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Тик син тонем минем хислэремне Сойлэми дэ кебек анлыйсын Сузсез анласанда зарларымны Тынынны да алмый тынлыйсын Э мин буген танда кыюланып Сойлэмэкче булам серемне Тоннэр буе урсэлэнгэн сузлэр Барып кочар тосле узенне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне