Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Булэк ит син»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Бүләк итмә ал чәчәкле алан,
Саргаялар алар көзләрен.
Бушаганда ялгыз каен сыман
Синсез калсам мин соң нишләрем.

Кушымта:
Бүләк ит син миңа җан җылысын,
Саф-пакь сөю кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу - илсез калу,
Ә мин илсез, синсез нишләрем.

2.Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә,
Ялтырый да, оча кичләрен.
Таң атканда янар соңгы йолдыз,
Син дә сүнсәң мин соң нишләрем.
Кушымта:

3.Бүләк итмә ялгыз сандугачны,
Сихри таңнар тынып калмасын.
Иректә ул үз тиңдәшен тапсын.
Безгә бәхет теләп сайрасын.
Кушымта:

Другие песни исполнителя:

  • 1.Күзкәйләре шундый матур аның, Нур аламы әллә кояштан? Үткән чакта мине күрми уза, Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. 2.Уйлап кына әйтәм хисләремне. Кызлар күңеле гүя пыяла Кызлар күңеле,әйе,пыяла шул, Ялгыш сүзләр әйтсәң уала. Кушымта: 3.Кич тынлыкта бары сине уйлыйм, Сагышларым җилләр тарата. Оялудан алсулана йөзе Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. Минутларны,минутларны,сәгатьләрне, Сәгатьләрне саныйм,саныйм. Күзләремне күзләреңнән,күзләремне күзләреңнән алмыйм,алмыйм.
  • 1. Телдең йөрәгемне, өздең җанны, Оныт дигән сүзләр яудырып. Без бәхетле була алырбызмы, Мәхәббәтне ятим калдырып. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Әлегә соң түгел, ялгышма. 2. Чәчләреңдә синең җил исе, Күзләреңдә күзләрем төсе. Эзләреңдә барыр эзләрем, Эзләр сине сөю сүзләре. Кушымта: 3. Беләм яратасын бит инде, Күзләремә карап әйт инде. Түземлекләремне сынама, Әрнетмә җанымны сынама. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Аралар бер адым, ялгышма.