Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Эти-эни»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Эзләп табалмадым
Сезгә тиң сүзләрне,
Мактап сөйләр өчен,
Сезне данлар өчен.
Үзебез әти-әни
Булу бик мөһимдер,
Сезнең йөрәкләрне
Безгә аңлар өчен.

Кушымта:
Әти-әнием-
Сез,сусаганда тамчы.
Сулар өчен һавам кебек Сез.
Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да .
Иң кадерле кешеләрем Сез

2.Өшегәндә- юрган,
Егылганда-түшәк,
Авырганда-дәва
Сезнең җылы куллар.
Кайтып фатихалар
Алып китсәм Сездән.
Максатка ирешәм,
Күренеп уңа юллар.
Кушымта:

3.Караңгыда-йолдыз,
Иркәләргә-җилләр.
Сез ни генә түгел икән
Минем өчен?
Миңа биргәннәрне
Бирә алмасам да.
Хөрмәт күрсәтергә
Җитсә иде көчем.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Син — минем мөхәббәтем, Җаныма җан иткәнем, Күптәннән көткән бәхетем, Язмышымның бүләге. Кушымта: Син бит минем,син бит минем, Өлешемнең көмеше. 2.Иңне иңгә куяек, Кулны кулга сузаек. Алда олы тормыш юлы, Тугры ярләр булаек. Кушымта: 3.Матурлык туйда кирәк, Батырлык көндә кирәк. Матур да,батыр да булып, Гомер юлларын үтик. Кушымта:
  • 1.Күзкәйләре шундый матур аның, Нур аламы әллә кояштан? Үткән чакта мине күрми уза, Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. 2.Уйлап кына әйтәм хисләремне. Кызлар күңеле гүя пыяла Кызлар күңеле,әйе,пыяла шул, Ялгыш сүзләр әйтсәң уала. Кушымта: 3.Кич тынлыкта бары сине уйлыйм, Сагышларым җилләр тарата. Оялудан алсулана йөзе Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. Минутларны,минутларны,сәгатьләрне, Сәгатьләрне саныйм,саныйм. Күзләремне күзләреңнән,күзләремне күзләреңнән алмыйм,алмыйм.