Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Нигэ генэ»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм,
Берничектә күңелемне юата алмыйм.
Нишлим икән,кая барыйм,кая китим,
Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим.

Нигә болай,нигә болай булды икән,
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле,синме,минме,мәхәббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхәббәтне?

Мең сорауга бер җавап юк,башым җитми,
Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми,
Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән?
Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм

Другие песни исполнителя:

  • Кемне котэ синен карашларын Нилэр эзли кара кузлэрен Кемнэр очен урлеп чэчэк ата Йорэгендэ назлы голлэрен Эйт син иркэм, эйти тизерэк Янма, коймэ хэсрэт курмэ дип Хислэрем дэ сина йорэгем дэ Бары синен очен генэ бит Кемгэ чияле тау итэгендэ Тэмле булып пешэ борлегэн Борлегэндэй татлы иреннэрен Кемне озелеп котэ гел генэ Шомырт кара кузлэрендэ омет Йорэгендэ ата чэчэге Кунел белэн тоям син минеке Яратам дип килэ эйтэсе
  • Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит. Кушымта: Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Кушымта. Балдан татлы балам диеп Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Баладан туган бала. Кушымта. Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем гомер бирсен. Кушымта.
  • Туган авылым балачагым кебек Һәрчак төшләремә керәсең, Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кайткан чакта юлларыма чыгып Ак каеннар каршы алалар, Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кайтыйм әле тагын авылыма, Алсу таңнар сызылып атканда Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга. Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга.