Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ашхабат»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2020-06-08

Текст песни:

Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем!
Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем!
Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен?
Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен?

Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә.
Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә.
Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә.
Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә.

Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде.
Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде.
Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде.
Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде.

Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем!
Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем!
Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!
Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!

Другие песни исполнителя:

  • Яратканым бер генә, Гашыйк сиңа, гөлемә. Җаныкаем, гомергә Булсак иде без бергә. Назлы хисләр күңелдә, Кавышырбыз, күр менә. Синең кебек матурны Яратмасын кем генә? Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (2 раза) Син кояшым көнемдә, Тулган аем тонемдә. Гашыйк сина, гөлемә, Яратканым син генә. Карап күңел сөенә, Сиңа, иркә гөлемә. Ямь өстисең көнемә, Яратканым син генә. Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (4 раза)
  • 1. Тулган аем миндэ сина шулай Ялгызлардан ялгыз куренэмдер Жир йозендэ ялгыз кешелэр куп Ялгызлар да кирэк кемгэдер. кушымта: Тулган аем бирче мина табып Мин югалткан мине ташлап киткэн ул ярны Тулган айлар белэн санап яшим Синнэн башка уткэн елларны. 2. Тулган айга карап санап яшим Синнэн башка уткэн еллармны Тулган айга карап озлэгэнэм Син оныттынмы эллэ мин барын. кушымта. 3. Тулган ай да ялгыз, мин дэ ялгыз Ялгыз кунелем тулы мон гына Бу кунелне беркем анлый алмый Анлар бары тулган ай гына.