Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Оксана Ильюп.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн.
Страница 2

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Оксана Ильюп

  • Ярый әле мине тапкансың (О.Ильюп кое, сузлэре) 1.Сикәлтәле тормыш юлларында Минем кебек син дә адашкан. Ак бураннар белән алып килде Язмыш сине минем тарафка. К-та: Сине эзләп барыр юлларымны Кыскартып каршыма килгәнсең. Сиңа диеп калдырган ымнарны, Эзләрне син, димәк, күргәнсең. Ярый әле син мине тапкансың, Мин сине тапканмын, кояшым. Бу тормышның бормалы, кыялы Юлларын үтәрлек юлдашым. 2. Еракта офыклар кушылган якларда Ялгызы мин бардым чүлләрдән. "Хыялымнан чыккан кыз" диеп син Яңгыр булып яудың күкләрдән. 3. Кайларда йөрсәм дә җилләр аша Шигырьләрем сиңа юлладым. Тавышымны ишетеп килер, бәлки Диеп җырларымны җырладым.
  • Алтыным (О.Ильюп көе, О.Ильюп һәм Д.Хайруллин сүзләре) Кемнәр әйтте көз сагышлы диеп? (Em Am) Сагышларын аның күрмәдем. (H7 Em) Агачларның алтын яфракларын (C G) Йөрәгеңә синең тиңләдем... (Am H7) К-та: Яфракларны учларыма җыеп (Em E G) Синең белән күккә талпындым. (D G) Көз сагышлы диләр юкка гына, (Am D G) Көзләргә тиң бит син, алтыным. (Am H7 E) Көзнең күзе тулы сагыш диләр, Ә мин сине көзен очраттым. Кара күзләреңнең чоңгылларын Көзнең иөннәренә охшаттым.   Сине эзләп кышлар, язларымны, Җәйләремне мең кат иңләдем. Көзләремдә мине көткәнсең бит - Алтын көзгә сине тиңләдем. ------------------ Кемнәр каподастерсыз уйный, беренчче ладта уйнап була. Аккордлары мондый: Am Dm E Am F C Dm E Кушымта: Am A7 C G C Dm G C Dm E Am
  • Оксана Ильюп көе һәм сүзләре (рәсми сайт: Аксэнэ.рф) 1. Көзләр җитте, алда (Am F) Димәк ямьле язлар. (G C) Алда әле атар таңыбыз. (Dm F E) Язгы урамнардан, (Am F) Аерган юллардан (G C) Җитәкләшеп бергә барырбыз. (Dm E) Куш-та: Төшләремдә күрәм, (Am F) "Сөям сине!", - диям. (G C) Назлы иреннәрең кагыла. (Dm E Am) Сине генә көтәм, (Dm) Сөю бүләк итәм. (G C) Сине генә өзлеп сагынам. (Dm E Am) 2. Безнең мәхәббәткә Көнләшерләр хәтта Шыпырт кына күктә йолдызлар. Син сагышым минем. Тик кайт кына, бәгърем, Кушылырлар безнең язмышлар.
  • " Көт кенә" Оксана Ильюп көе һәм сүзләре 1. Сиңа барыр юллар әгәр минем (Dm Am) Күмелепләр калса буранда (G C) "Килмәс бу", - дип көтми калма, берүк (Dm Am) Онытма син минем турында. (G E Am) 2. "Киләм" диеп соңга калсам әгәр Син көт мине тагын чак кына. Сиз җылымны, ераклардан минем Күңлем сиңа табан талпына. 3. Бураннар да комачаулый алмас. Алда инде утлар күренә. мин килермен синең яннарыңа, Бераз тагын, зинһар, көт кенә. 4. Сиңа барыр юллар әгәр минем Күмелепләр калса буранда. "Килмәс бу", - дип көтми калма, берүк,
  • Em Am C G Ботенлейгэ инде еракларга Em Am G Am Пар аккошлар киткэн бу кулдэн Am D G Мин де китэм инде шул якларга карап C H7 Em Тик укенмэм миэен, укенмем. Мин дэ китэм, иркэм, шул якларга Коймэлэрдэ ялгын йозергэ. Арымас микэн кулым, талмас микэн кулым Ишкэклэрне ялгыз ишкэндэ? Ул да минем кебек саргаймасын Гузэл кошым минем, аккошым. Аннан башка бэхетем ярты гына минем Ничек итеп аны онытасы?
  • Em, Am, D, G, Em, Am, D, G Em, Am, A( E7), Em, C, G,C, Am, Em, 1. Нигэдер бер беребзне Анлый алмыйбыз гына Кунел тула, кунел туна Кунеллэрем боз гына привев: Синер кайнар кочагына, Кереп бетэсем килэ Эрет мине, эрет инде Эреп бетэсем килэ. 2. Синнэн башка салкын мина, Синсез жаным сызлана. Хаттэ кайнар хислеремдэ, Сызланада бозлана. привев. 3. Язлар килде диеп кенэ, Сулган голлэр терелми. Иделдэ боз эресэдэ, Кунелдэ боз эреми.
  • Гитара кыллары О.Ильюп көе һәм сүзләре 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am C G) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Оксана Ильюп сүз. һәм көе 1. Синең назлы тавышыңнан (Am Dm) Минем очасым килә. (E Am) Назга сусаган йөрәгем (Am G) Шашып-шашынып тибә. (E) Куш-та: Бер сәбәбен тап инде, (Am) Телефоның ал инде. (G C) Шалтыратып, җаныкаем, (Dm Am) Миңа хәбәр сал инде, (E Am A7) Берәр хәбәр сал инде. (Dm E Am) 2.Шундый назлап исемемне Дәшүче тик син генә. Гашыйк булдым тавышыңа Шалтыратчы бер генә.
  • 1. Гел юлыма чыгасын да (Em Am) «Ошадын голем», - дисен. (G C H7) «Сине уз сою бакчама (Em Am) Алырга телим», - дисен. (H7 Em) Куш-та: Саксыз кагыла курмэ син, син, син, син (E Am) Эзлэ голнен башкасын. (D G H7) Э мин куптэн бизим инде (Em Am) Бутэн кунел бакчасын. (H7 Em) 2. Синсез янда ачылмас ул Союем борелэре. Кыен бит чэчэксез мина Куз атып йорулэре. 3. Мине кон дэ боек куреп Узен ничек тузэрсен? Сурелгэн чэчэклэр шикелле Син узен дэ кибэрсен.
  • 1.Упкэлэмэ биргэн вэгдэлэрне (Am G) Утэмичэ калсам берэрсен. (Em Am) Донья мэшэкэтен артык куреп, (Am G) Вакыт тапмый кайчак йорермен. (Em Am) Куш-та: Уткэннэрне салып бизмэннэргэ (Am Dm) Нэрсэ житми калды белермен. (G C Em) Башкаемны салып иннэренэ (Am Dm) Гафу утенергэ килермен. (G Em Am) 2.Сары коздэ карап калдым Жылы якка кошлар киткэнен. Белэм кабат мине кичерерсен, Авыр сузлэр булса эйткэнем. 3.Сою белэн гомер кадерлерэк Синен белэн бергэ булганда. Кинэш сорап тагын сина килэм Жаннар эрнеп кунел тулганда.
  • Безнен тарафларда янгыр,янгыр (Am Dm E Am) Кунеллэрдэ сагыш уяныр. (F G C Am) Искэ тошэ хэзер, (Dm G) Янгыр яуган саен, (C Am) Синен серле елмаюын.(Dm E Am) Искэ тошэ хэзер, (Dm G) Янгыр яуган саен, (C Am) Синен серле елмаюын. (Dm E Am) Шул янгыр кондэ иртэн биредэ Янгыр безне кабат кавыштырыр. Шашып котэн идем Безнен очрашуны, Коткэн идем янгырны. Шашып котэн идем Безнен очрашуны, Коткэн идем янгырны. Сизэ йорэк хэзер Кавыштырмас янгыр. Гомерлеккэ безне ул аерыр. Искэ тошэ хаман, Янгыр яуган саен, Синен серле елмаюын. Искэ тошэ хаман, Янгыр яуган саен, Синен серле елмаюын.
  • Алсу җилкәннәр Майруза Насырова сүзләре Оксана Ильюп көе 1.Ал таңнарда ал җилкәннәр (Am G) Хыял күгемдә. (Fm E) Ал хыялым — көткән ярым (Am C) Мәңге күңелдә. (G C) Куш-та: Хыялымның канатлары (Dm G) Алсу җилкәннәр.(C Dm Am) Ярым алып килегезче (Dm Fm) Өзлеп көткәндә. (E Am) 2.Сөюемнең ал җилкәнен Өмет күтәрә. Сине эзләп хыялымда Менәм күкләргә. 3.Ышанамын хыялымда Туган таңыма. Ал таңнарда балкып килер Сөйгән ярыма.
  • 1.Балкып янган йолдызларга карап, (Am Fm) Уяндылар тэуге хислэрем. (G C) Козге жиллэр алып килде мина (Dm G) Чэчлэреннен таныш ислэрен. (G C E) К-та: Булэк итер очен, бэгърем, сина (Am Dm) Йолдыз жыйган идем куклэрдэн. (G C E) Сонлаганмын, берэйу шул йолдызны ((Am) Dm G C) Булэк иткэн сина куптэннэн. (Fm E Am) 2.Ялгышларым булса тозэт узен. Югалттым мин бэхет ачкычын. Упкыннарга тоштем, чыга алмыйм, Сузчы мина сою баскычын. 3.Былбыл кош та ялгыз сайрый алмый, Парын эзли, сайлый кирэген. Сезнен алда бушанырга тели Мэхэббэткэ тугры йорэгем.