Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сине генэ сагынам»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре
(рәсми сайт: Аксэнэ.рф)

1. Көзләр җитте, алда (Am F)
Димәк ямьле язлар. (G C)
Алда әле атар таңыбыз. (Dm F E)
Язгы урамнардан, (Am F)
Аерган юллардан (G C)
Җитәкләшеп бергә барырбыз. (Dm E)

Куш-та:
Төшләремдә күрәм, (Am F)
"Сөям сине!", - диям. (G C)
Назлы иреннәрең кагыла. (Dm E Am)
Сине генә көтәм, (Dm)
Сөю бүләк итәм. (G C)
Сине генә өзлеп сагынам. (Dm E Am)

2. Безнең мәхәббәткә
Көнләшерләр хәтта
Шыпырт кына күктә йолдызлар.
Син сагышым минем.
Тик кайт кына, бәгърем,
Кушылырлар безнең язмышлар.

Другие песни исполнителя:

  • Оксана Ильюп сүз. һәм көе 1. Синең назлы тавышыңнан (Am Dm) Минем очасым килә. (E Am) Назга сусаган йөрәгем (Am G) Шашып-шашынып тибә. (E) Куш-та: Бер сәбәбен тап инде, (Am) Телефоның ал инде. (G C) Шалтыратып, җаныкаем, (Dm Am) Миңа хәбәр сал инде, (E Am A7) Берәр хәбәр сал инде. (Dm E Am) 2.Шундый назлап исемемне Дәшүче тик син генә. Гашыйк булдым тавышыңа Шалтыратчы бер генә.
  • Алтыным (О.Ильюп көе, О.Ильюп һәм Д.Хайруллин сүзләре) Кемнәр әйтте көз сагышлы диеп? (Em Am) Сагышларын аның күрмәдем. (H7 Em) Агачларның алтын яфракларын (C G) Йөрәгеңә синең тиңләдем... (Am H7) К-та: Яфракларны учларыма җыеп (Em E G) Синең белән күккә талпындым. (D G) Көз сагышлы диләр юкка гына, (Am D G) Көзләргә тиң бит син, алтыным. (Am H7 E) Көзнең күзе тулы сагыш диләр, Ә мин сине көзен очраттым. Кара күзләреңнең чоңгылларын Көзнең иөннәренә охшаттым.   Сине эзләп кышлар, язларымны, Җәйләремне мең кат иңләдем. Көзләремдә мине көткәнсең бит - Алтын көзгә сине тиңләдем. ------------------ Кемнәр каподастерсыз уйный, беренчче ладта уйнап була. Аккордлары мондый: Am Dm E Am F C Dm E Кушымта: Am A7 C G C Dm G C Dm E Am
  • Em, Am, D, G, Em, Am, D, G Em, Am, A( E7), Em, C, G,C, Am, Em, 1. Нигэдер бер беребзне Анлый алмыйбыз гына Кунел тула, кунел туна Кунеллэрем боз гына привев: Синер кайнар кочагына, Кереп бетэсем килэ Эрет мине, эрет инде Эреп бетэсем килэ. 2. Синнэн башка салкын мина, Синсез жаным сызлана. Хаттэ кайнар хислеремдэ, Сызланада бозлана. привев. 3. Язлар килде диеп кенэ, Сулган голлэр терелми. Иделдэ боз эресэдэ, Кунелдэ боз эреми.
  • 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am CG) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.