Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гитара кыллары (на гитаре)»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Гитара кыллары
О.Ильюп көе һәм сүзләре

1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em)
Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am)
Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C)
Күзләреңне синең күрергә. (Am H7)

К-та:
Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C)
Эзләдем мин синең юлларны. (D G)
Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am C G)
Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em)

2.Эзләреңне күкнең тамчылары
Күз яшьләре булып юдылар.
Тик җырларың йөрәгемдә тирән
Эзләр булып мәңге калдылар.

3.Гитарамны назлап бармакларым
Кылларына китә кагылып.
Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк,
Синсезлектән ярсый ярылып.

Другие песни исполнителя:

  • Югалырга ашыкма Оксана Ильюп сүзләре һәм көе 1. Юлларымда көтмәгәндә Сине очраттым. Башкаларны күрми, сине Өзелеп яраттым. Без мәңгелек парлар диеп Теләдем, уйладым. Тик бер көнне юлларымнан Китеп син югалдың. Кушымта: Югалырга ашыкмале минем тормышымнан. Миннән түгел, качалмассың күңелең сагышыннан. Күперләрне якма әле, Ишекләрне япма. Тормышыңнан югалтырга Ашыкма, ашыкма. 2. Төшем генә булдыңмы син, Өнем микән, белмим. Һаман әле сине сөеп, Башкаларны күрмим. Кайда йөрисең икән соң, Мин сине көтәм. Син килмәсәң, яннарыңа Мин үзем китәм. 3. Кайда гына булсаң да син, Табармын эзләп. Йөрмә әле миннән читтә Ятларны күзләп. Җилгә тагып мине илтә Яныңа җилкән. Көткәнсең бит үзеңдә син. Саумы! Мин килдем, иркәм.
  • Am F Монлы чишмэ уяна кич G Гол бакчасын йогереп чыгам E Am Кем монлана, куренми хич. Am Яшьлегем чишмэлэре F G Еракта халкым моннарында C Am Авылда гармун теллэрендэ F E Am Калыр ул югалмас чишмэлэр. Син бул Тахир, булам Зохрэ. Икэулэшеп эчэрбез Мон чишмэлэрен кондезен, кич. Су юллары искэ тошэ Хэзер инде безнен уллар Гашыйк булды, монлана кич.