Тансык бәхетем
Оксана Ильюп көе һәм сүзләре
Сине юксыну гадәткә кергәндер.
Нинди сынаулар бу язмыш биргәндер.
Синсез үткәргән төннәрне йокысыз мин ятам.
Сагышымнан мин яшьләр түксәм дә,
Минутларым гасырлар үрсә дә,
Көннән көн ныгырак шашынып мин сине яратам.
К-та:
Гомрем буе сине көткәнмен,
Сине эзләп күпме юл үткәнмен.
Алмачы, зинһар, күзләрең – тоим рәхәтен.
Ялгыз аккош канат кагынмас,
Сөю китсә яңадан табылмас.
Син минем соңлаган бердәнбер тансык бәхетем.
Дәвер һәм мизгел юллары чатында
Дөнья карларга күмелгән чагында
Күр әле, сызлып еракта безнең таң ата.
Көтүләр бик озак – кил генә яныма,
Син дип сулыйм, гомрем тик сиңа.
Көннән көн ныгырак шашынып мин сине яратам.