Нишләп икән...
(О.Ильюп көе һәм сүзләре)
1.Нишләп икән синсез
Бардым урманнарга?
Таң калыплар анда
Җилне тыңладым...
Син янымда түгел
Икәнеңне аңлап,
Ничек җилдә
Иңрәп сынмадым...
2.Иңдем микән шулчак
Сары сагышларга?
Сине эзләп-эзләп,
Юлың тапмадым.
Тик барыбер карлы,
Салкын урманнарда
Җил артыннан
Алга атладым.
3.Таныш җилем, үксеп,
Шыксыз әче көен
Йөрәгемә хәнҗәр
Булып кадады.
Ә мин язын чыгып
Урман ырымыннан,
Яланнарда
Чәчкә аталдым!