Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Гульсирень Абдуллина.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Гульсирень Абдуллина

  • Агыйдел буйлары. (Татар халык сүзләре, Чулпан Зиннатуллина көе.) Агыйделнең пароходы, Кычкырта сузып-сузып. Ургылып аккан сулардай, Гомерләр бара узып. Агыйделнең ар ягында, Каенлыкта элмәлек. Гомернең узасын белдем, Тиз узасын белмәдем. Агыйделнең ар ягында, Казлар канат төзәтә. Булма матур, бул бәхетле, Бәхет матур күрсәтә. Агыйделдә ялгыз үрдәк, Югалткандыр баласын. Баш имәгез кайгыларга, Табыгыз бер чарасын.
  • (В.Фэттах суз,Гузелия кое) Төшләреңә кергән идем, Таныр микән дигән идем. Очрашырбыз барыбер дип, Сиңа өмет биргән идем. Беләм, өндә көткән идең, Татлы хисләр йөрткән идең. Күзләремә туры карап, Хыялыңда үбкән идең. Хәзер инде мин үзем дә Төшләремнән чыга алмыйм, Өннәремдә үбәр өчен Яннарыңа бара алмыйм. Төшләр, төшләр, татлы төшләр, Чыгарыгыз өннәремә. Тутырып карыйсым килә Сөйгәнемнең күзләренә!
  • "Кошларым" (В.Ахметшин кое, Н.Йосыпова суз.) Кайткан кошларым кабат китмэгез, Ерак иллэрдэ иркен димэге, Туган ил ямле,сулары тэмле Сызылып аткан таннары ямьле, 2. Китэсе булгач нигэ кайтасыз? Авыр юлларда арып каласыз? Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз! 3. Киткэн кошларым кабат кайтырлар, Зэнгэр куклэрдэ канат кагырлар, Канат кагырлар ,туктап сайрарлар Туган илкэйне алар сагналар! 4. Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз!
  • "Юллар котэ" Ризван Хаким кое. Марат Кабиров суз. 1.Юллар котэ, Юллар котэ, Юллар котэ тагы да! Уз юлымнан жилдерэмен Язмышым кочагына. куш: Торле чаклар булыр эле, Юлларым озын эле. Чит ятларга сер биру юк. Уземнен юлым эле! 2.Алда нилэр коткэнлеген Белергэ телэмимен, Уз юлымны, ят - ятларга Итмэсен белэмен мин. 3. Булыр диеп шатланыр чак, Булыр еларлык чагым. Елатырлык кайгыларны, Жинеп чыгарлык чагым! 4. Кумелермен томаннарга, Калырмын бураннарда. Кул селтэргэ ашыкмагыз, Уз юлы булганнарга.
  • Тузан булса да-узам! (Ваhит Галиев суз.,Ч. Зиннатуллина кое.) 1.Тормыш юлы тигез тугел, Бар елга, тау, узэннэр. Текэ тауларына менэ, Сабыр чыдам тузгэннэр! куш: Барасы юлым тузан, Тузан булсада узам Саулык булса бар да була Саулык бир син бер Ходам! 2. Котмэгез туры булмыйлар Бормалы була юллар, Акыл ,тэуфик бирсэ Ходам Картайта алмый еллар! 3. Текэ тауларга текэлеп Эрэм утмэсен гомер Булганга кэнагать булып, Шатлана белсен кунел.
  • "Оч,кунелем" (Кадрия Наил суз. Ильдус Салахов кое.) 1. Оч кунелем ерак офыкларга, Югарыга очар кош булып тургай жырын кебек монын кайтсын, Туган жиргэ матур жыр булып. 2. Жырын белэн туган жирне зурлап, Оч син зэнгэр куклэрне инлэп. Газиз туган якнын матурлыгын, Булмый икэн бер нигэ тинлэп. 3. Оч кунелем жырын жырлый, жырлый, Бар доньяга монын таратып. Юлларында каршы жиллэр очрап, Сындырмасын хыял канатын.
  • Син кайтмадың... (Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.) Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.