Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «ТАТЛЫ ТӨШЛӘР»
исполнителя Гульсирень Абдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

(В.Фэттах суз,Гузелия кое)

Төшләреңә кергән идем,
Таныр микән дигән идем.
Очрашырбыз барыбер дип,
Сиңа өмет биргән идем.

Беләм, өндә көткән идең,
Татлы хисләр йөрткән идең.
Күзләремә туры карап,
Хыялыңда үбкән идең.

Хәзер инде мин үзем дә
Төшләремнән чыга алмыйм,
Өннәремдә үбәр өчен
Яннарыңа бара алмыйм.

Төшләр, төшләр, татлы төшләр,
Чыгарыгыз өннәремә.
Тутырып карыйсым килә
Сөйгәнемнең күзләренә!

Другие песни исполнителя:

  • "Оч,кунелем" (Кадрия Наил суз. Ильдус Салахов кое.) 1. Оч кунелем ерак офыкларга, Югарыга очар кош булып тургай жырын кебек монын кайтсын, Туган жиргэ матур жыр булып. 2. Жырын белэн туган жирне зурлап, Оч син зэнгэр куклэрне инлэп. Газиз туган якнын матурлыгын, Булмый икэн бер нигэ тинлэп. 3. Оч кунелем жырын жырлый, жырлый, Бар доньяга монын таратып. Юлларында каршы жиллэр очрап, Сындырмасын хыял канатын.
  • Син кайтмадың... (Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.) Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.