Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Агыйдел буйлары»
исполнителя Гульсирень Абдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Агыйдел буйлары.

(Татар халык сүзләре, Чулпан Зиннатуллина көе.)

Агыйделнең пароходы,
Кычкырта сузып-сузып.
Ургылып аккан сулардай,
Гомерләр бара узып.

Агыйделнең ар ягында,
Каенлыкта элмәлек.
Гомернең узасын белдем,
Тиз узасын белмәдем.

Агыйделнең ар ягында,
Казлар канат төзәтә.
Булма матур, бул бәхетле,
Бәхет матур күрсәтә.

Агыйделдә ялгыз үрдәк,
Югалткандыр баласын.
Баш имәгез кайгыларга,
Табыгыз бер чарасын.

Другие песни исполнителя:

  • Син кайтмадың... (Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.) Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.
  • "Кошларым" (В.Ахметшин кое, Н.Йосыпова суз.) Кайткан кошларым кабат китмэгез, Ерак иллэрдэ иркен димэге, Туган ил ямле,сулары тэмле Сызылып аткан таннары ямьле, 2. Китэсе булгач нигэ кайтасыз? Авыр юлларда арып каласыз? Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз! 3. Киткэн кошларым кабат кайтырлар, Зэнгэр куклэрдэ канат кагырлар, Канат кагырлар ,туктап сайрарлар Туган илкэйне алар сагналар! 4. Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз!