Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Оч,күңелем»
исполнителя Гульсирень Абдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

"Оч,кунелем"

(Кадрия Наил суз. Ильдус Салахов кое.)

1. Оч кунелем ерак офыкларга,
Югарыга очар кош булып
тургай жырын кебек монын кайтсын,
Туган жиргэ матур жыр булып.

2. Жырын белэн туган жирне зурлап,
Оч син зэнгэр куклэрне инлэп.
Газиз туган якнын матурлыгын,
Булмый икэн бер нигэ тинлэп.

3. Оч кунелем жырын жырлый, жырлый,
Бар доньяга монын таратып.
Юлларында каршы жиллэр очрап,
Сындырмасын хыял канатын.

Другие песни исполнителя:

  • (В.Фэттах суз,Гузелия кое) Төшләреңә кергән идем, Таныр микән дигән идем. Очрашырбыз барыбер дип, Сиңа өмет биргән идем. Беләм, өндә көткән идең, Татлы хисләр йөрткән идең. Күзләремә туры карап, Хыялыңда үбкән идең. Хәзер инде мин үзем дә Төшләремнән чыга алмыйм, Өннәремдә үбәр өчен Яннарыңа бара алмыйм. Төшләр, төшләр, татлы төшләр, Чыгарыгыз өннәремә. Тутырып карыйсым килә Сөйгәнемнең күзләренә!
  • Агыйдел буйлары. (Татар халык сүзләре, Чулпан Зиннатуллина көе.) Агыйделнең пароходы, Кычкырта сузып-сузып. Ургылып аккан сулардай, Гомерләр бара узып. Агыйделнең ар ягында, Каенлыкта элмәлек. Гомернең узасын белдем, Тиз узасын белмәдем. Агыйделнең ар ягында, Казлар канат төзәтә. Булма матур, бул бәхетле, Бәхет матур күрсәтә. Агыйделдә ялгыз үрдәк, Югалткандыр баласын. Баш имәгез кайгыларга, Табыгыз бер чарасын.