Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Азат Абитов.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн

Группа вконтакте

Исполнители

Все татарские исполнители

Азат Абитов

Яркий, харизматичный, красивый! Его бархатно-томный голос в обрамление с душевным исполнение сделают своё дело.
  • Кем кемне эзләп тапты да, Югалтты соң кем кемне? Кем бүген ныграк сагына? Моң-сагышлар кемнеке? Йөрәктәге яраларның Сызлавы бәлки бетәр. Синме мине, минме сине? Кем кемне гафу итәр? Кем кемне газаплый һаман, Кем үзәген кем өзә? Кайсыбыз шулай сагына? Кайсыбыз чак-чак түзә? Кем кемне чынлап ярата, Кем вакытлыча гына? Кем кемне шулай ташлады Моң-сагыш кочагына?
  • Балачакта сандугачтай Килә иде сайрыйсы. Мәхәббәт иң чибәрен Килә иде сайлыйсы. Әле дә истә, әле дә истә Балачак хыяллары. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Сандугачым өйрәт мине, Өйрәт мине сайрарга. Сайрармын да, җырлармын да Иң кадерле дусларга. Чәчәкле бала чагымны Җылатам әле кайрап. Сөюемне аңлатырга Сандугач булып сайрап. Сандугачым сайра сайра, Сайра син арыганчы. Сайра диләр халкың өчен Йөрәгең ярылганчы.
  • 1)Чирәмендә аунап үс тә, сагынып кайтма имеш, Сөенечтән җырлый-җырлый авылга кайтып килеш! Читләрдә гомер сүтәбез үги балалар сыман, Әти-әниләр көтсә дә сирәк кайтыла һаман. Припев: Ак каеннарымны күреп, Ерактан танып алам, Каршы ал, туган авылым! Мин - синең газиз балаң! 2)Саумысыз ак каеннарым,саумы туган якларым, Туган җирдән дә кадерле башка бер җир тапмадым! Ах итәрлек җирләр дөнья, никтер бер дә ис китми, Чишмәләре гөрләп аккан туган якларга җитми!
  • 1.Әйдә иркәм болыннарга, Җир җиләге өлгергән. Сыйлыйм әле җиләк белән, Әх,тәмнәре бер дигән. Кушымта: Әх,җәйнең кичләре, Пешкән җиләк исләре. Син булмагач яннарымда, Җаным әллә нишләде. 2.Бүләк итәрмен мин сиңа, Кочак-кочак гөлчәчәк. Юрыйм иркәм икебезгә, Бары матур киләчәк. Матурларның да матуры, Син гөлкәем бергенәм. Сайрар кошым,был-былкаем, Җир җиләгем син генәм. 3.Җир җиләкләре пешкәнме? Өзлеп җиргә төшкәнме? Җиләкләрдәй алсу гына, Йөзләреңә күчкәнме?
  • Син коткэндэ мин килмэдем. Мин килгэндэ син котмэден Барысы да ялгыш булды.( 2 раза ) Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды . Безне сою табыштырды. Саф мохэббэт кавыштырды Ботен гомер ялгыш узды. Безне сою табыштырды,саф мохэббэт кавыштырды Гомер тоташ сагыш булды. Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды . Ул мон-зарлар бетмэстер дэ,мэнге калыр кунеллэрдэ, Син коткэндэ мин килмэдем... Ул мон-зарлар бетмэстер дэ,мэнге калыр кунеллэрдэ, Син котмэден мин килгэндэ. Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды .