Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Жэйнен кичлэре»
исполнителя Азат Абитов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Әйдә иркәм болыннарга,
Җир җиләге өлгергән.
Сыйлыйм әле җиләк белән,
Әх,тәмнәре бер дигән.

Кушымта:
Әх,җәйнең кичләре,
Пешкән җиләк исләре.
Син булмагач яннарымда,
Җаным әллә нишләде.

2.Бүләк итәрмен мин сиңа,
Кочак-кочак гөлчәчәк.
Юрыйм иркәм икебезгә,
Бары матур киләчәк.

Матурларның да матуры,
Син гөлкәем бергенәм.
Сайрар кошым,был-былкаем,
Җир җиләгем син генәм.

3.Җир җиләкләре пешкәнме?
Өзлеп җиргә төшкәнме?
Җиләкләрдәй алсу гына,
Йөзләреңә күчкәнме?

Клип к песне:

Другие песни исполнителя:

  • Кем кемне эзләп тапты да, Югалтты соң кем кемне? Кем бүген ныграк сагына? Моң-сагышлар кемнеке? Йөрәктәге яраларның Сызлавы бәлки бетәр. Синме мине, минме сине? Кем кемне гафу итәр? Кем кемне газаплый һаман, Кем үзәген кем өзә? Кайсыбыз шулай сагына? Кайсыбыз чак-чак түзә? Кем кемне чынлап ярата, Кем вакытлыча гына? Кем кемне шулай ташлады Моң-сагыш кочагына?
  • Син коткэндэ мин килмэдем. Мин килгэндэ син котмэден Барысы да ялгыш булды.( 2 раза ) Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды . Безне сою табыштырды. Саф мохэббэт кавыштырды Ботен гомер ялгыш узды. Безне сою табыштырды,саф мохэббэт кавыштырды Гомер тоташ сагыш булды. Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды . Ул мон-зарлар бетмэстер дэ,мэнге калыр кунеллэрдэ, Син коткэндэ мин килмэдем... Ул мон-зарлар бетмэстер дэ,мэнге калыр кунеллэрдэ, Син котмэден мин килгэндэ. Припев: Бер-беребезне яратсак та, син дип,мин дип жан атсак та, Эллэ нинди язмыш булды .