Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Каршы ал, туган авылым»
исполнителя Азат Абитов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1)Чирәмендә аунап үс тә, сагынып кайтма имеш,
Сөенечтән җырлый-җырлый авылга кайтып килеш!
Читләрдә гомер сүтәбез үги балалар сыман,
Әти-әниләр көтсә дә сирәк кайтыла һаман.

Припев:
Ак каеннарымны күреп,
Ерактан танып алам,
Каршы ал, туган авылым!
Мин - синең газиз балаң!

2)Саумысыз ак каеннарым,саумы туган якларым,
Туган җирдән дә кадерле башка бер җир тапмадым!
Ах итәрлек җирләр дөнья, никтер бер дә ис китми,
Чишмәләре гөрләп аккан туган якларга җитми!

Другие песни исполнителя:

  • 1.Әйдә иркәм болыннарга, Җир җиләге өлгергән. Сыйлыйм әле җиләк белән, Әх,тәмнәре бер дигән. Кушымта: Әх,җәйнең кичләре, Пешкән җиләк исләре. Син булмагач яннарымда, Җаным әллә нишләде. 2.Бүләк итәрмен мин сиңа, Кочак-кочак гөлчәчәк. Юрыйм иркәм икебезгә, Бары матур киләчәк. Матурларның да матуры, Син гөлкәем бергенәм. Сайрар кошым,был-былкаем, Җир җиләгем син генәм. 3.Җир җиләкләре пешкәнме? Өзлеп җиргә төшкәнме? Җиләкләрдәй алсу гына, Йөзләреңә күчкәнме?
  • Кем кемне эзләп тапты да, Югалтты соң кем кемне? Кем бүген ныграк сагына? Моң-сагышлар кемнеке? Йөрәктәге яраларның Сызлавы бәлки бетәр. Синме мине, минме сине? Кем кемне гафу итәр? Кем кемне газаплый һаман, Кем үзәген кем өзә? Кайсыбыз шулай сагына? Кайсыбыз чак-чак түзә? Кем кемне чынлап ярата, Кем вакытлыча гына? Кем кемне шулай ташлады Моң-сагыш кочагына?