Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сою хисе»
исполнителя Азат Абитов.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

АЗАТ АБИТОВ - СӨЮ ХИСЕ

1. Исеңдәме, иркәм,
Кышын, җәен, иртән
Мәктәп юлын бергә таптадык.
Дәрестән соң бездә
Хәзерләндек бергә,
Шигырьләрне бергә ятладык.

Кушымта:
Балалык тиз узды,
Сөю хисе туды,
Аңлаштылар сүзсез йөрәкләр.
Кирәкмәде сүзләр,
Җитә калды күзләр,
Саф иделәр безнең теләкләр.

Теләкләр саф иде

2. Инде яшьлек күптән
Безнең кырдан үткән,
Еллар акты инде су булып.
Юк шул инде сүзең,
Күренмисең үзең,
Ялгыз янам сүнмәс ут булып.

Кушымта

3. Тормыш китте үтеп,
Юк бәхетне көтеп,
Калган юлны ничек үтәргә?
Әгәр янса йөрәк,
Сагынулардан йөдәп,
Әрнүләргә ничек түзәргә?

Кушымта

Альбина Абитова көе;
Резеда Азизова сүзләре.
Бэк вокал: Рәсим Фасыйхов
Аранжировка

Другие песни исполнителя: