Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Син житмисен жанга»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Төннәр буе укыйм хатларыңны,
Искә алып бергә чакларны.
Шул чакларны моңлы бер жыр итеп,
Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Тагын язлар килде, кар суыдай
Куңелләрем тагын ярсына.
Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып
Йөгерер идем синең каршыңа.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Другие песни исполнителя:

  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев. Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе
  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.