Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Тошэрмен ислэренэ (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Другие песни исполнителя:

  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын онытыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...
  • 1. Су буенда бөрлегән пешкән, тулган, өлгергән Мә, җаныем, авыз итче Ах, тәмнәре бер дигән. Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 2. Төшикче су буена Бөрлегәннәр коела Нигә генә бу сөюләр Тылсым булып тоела Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 3.Әйдә икәү җыярбыз, кышка җыеп куярбыз Сөюләргә тугры калып, йөрәкләргә уярбыз
  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Кинәт искә төшерәм дә, Йөрәкне яшен телә... Синең миңа килүеңне Ул шулай алдан белә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Гашыйк булу бер күрүдә- Яшен ул йөрәкләрдә... Буйсынмыйча беркемгә дә, Мәхәббәт шулай килә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде.