Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Салам Алейкум (дуэт, Бабек Мамедрзаев)»
исполнителя Elvin Grey.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Һәр яңа таңнар атканда
Канатлы уйлар уята.
Мең хыял мең бер теләк
Чыдармы минем чыдармы минем йөрәк?
Без әле юлның башында
Күп әле бик күп узарга.
Ләкин бу безнең сайлаган юл.
Туганым, беркайчан онытма.

Яңа таң атканда
Без барабыз
Үзебезнең юллар

2. Беләсеңме, килә дөңьяда
Шундый мәхәббәт табырга.
Булсын җаныма терәк
Чыдармы минем чыдармы минем йөрәк?
Иң авыр, иң кыен чакларда
Ул бирмәс миңа егылырга.
Җиңәрбәз бергә барысын да
Тик күзләре елмайсын миңа.

Яңа таң атканда
Без барабыз
Үзебезнең юллар

Другие песни исполнителя:

  • "Дуслар" 1.Дус, дус, дус, мәңгелеккә дус Күңел түремә дускаем син уз Күңел түремә дускаем син уз Зарланасың да, моңланасың да Булмаган чакта яныңда чын дус Булмаган чакта яныңда чын дус Кушымта: Дуслар кирәк киләм дисәң Зур корабка дул өстөндә Дуслар кирәк, дуссыз булмый Бу дөньяда яшәп бер көндә Бу дөньяда яшәп бер көндә 2.Дус, дус, дус, мәңгелеккә дус Һәр вакыт изге кулыңны син суз Һәр вакыт изге кулыңны син суз Янган йөрәкне утын басырга Күңел түремә дускаем син уз Күңел түремә дускаем син уз Кушымта: 3.Халкым өчөн язган җырлар Ил күгендә чәчкәләр ата Яратамы, яратмыймы Дуслар булса, барсы ярата Дуслар булса, барсы ярата Кушымта.
  • Бәхет дигән серле бер кош Яши, диләр, читлектә. Җиде йозакка бикләнгән, Ачып булмый, ничек тә. К-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде сәгатьтә ачмасам, Җиде көн бар бит әле! 2.Бәхетне нигә соң Ходай Читлекләргә качырган? Һәр кеше бит хыяллана Читлекләрне ачырга. К-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде көндә ачалмасам, Җиде төн бар бит әле! 3.Алтын түгел, көмеш түгел Бәхетнең читлекләре. Читлек кулда, ләкин читен Кошына җитүләре! Ҡ-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде төндә ачалмасам, Җиде ай бар бит әле! 4. Бәхет читлекләрен бер көн, Эх, бер ачасы иде! Бәхет кошын рәхәтләнеп, Тотып кочасы иде! Пр-в: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде айда ачалмасам, Җиде ел бар бит әле! Эх, ачылмый бит әле! Йозагы уш китмәле! Җиде көндә ачалмасам, Җиде төн бар бит әле! Эх, ачылмай шул әле!
  • Башка ярны уйлама да, Бәхетем минем, ятны тыңлама да, Җанымны минем, син, сызлатма да, Син минем йөрәгемне, Ярала, яралама... Уйлыймын, уйлыймын, Һаман да уйлап, Туймыймын, туймыймын. Сулар сулышка, Сыймыймын, сыймыймын, Көннәрем-төнем, Уйлыймын, уйлыймын. Бирмәмен, бирмәмен, Ятларга җаным. Көтәмен, көтәмен, Килер дип, тагын. Түзәмен, түзәмен, Бәхетем димен, Көтәмен, көтәмен. Башка ярны уйлама да, Бәхетем минем, ятны тыңлама да, Җанымны минем, син, сызлатма да, Син минем йөрәгемне, Ярала, яралама...