Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Эллэ нилэр бирер булам»
исполнителя Рифат Зарипов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Үз–үземә аптырыймын, истә син иртә-кичен.
Күз алдымда синең караш, телемдә синең исем.
Бәхетле мин яралама, хыялым канатларын
Сиңа кадәр берәүне дә булмаган яратканым.
Припев.
Әллә-ниләр бирер булам битеңнән үбәр өчен,
Нинди бәхет дөньяларда булуы сөйгән кешең.
Көне буе уемда син, төнне төшкә керәсең.
Миңа хәзер синсез яшәү яшәү түгел, күрәсең.
2. Синең янда телләремдә сандугачлар сайратам,
Йөрәк тибешем кабатлый: яратам дип, яратам.
Сине кояш итеп элдем куңелем түрләренә,
Мин ачкыч табармын әле синең дә йөрәгеңә.
3. Һәр иртәдә уянам мин, тик сине күрер өчен,
Башларымны югалтмаска җитәрме белмим көчем.
Синең өчен яшим җирдә, син үзең дә беләсең,
Белүен беләсең дә бит, тик җанымны теләсең.

Другие песни исполнителя:

  • Адаштырма мине, саташтырма мине Сакла мине ялгыш адымнардан Кояш кебек кайнар минем сөю хисе Тик ул синең өчен кабынмаган Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Урлама ул хисне, син нәкъ аның төсле Тоелганга кайчак күңелемә Әрнүләрдән арган, сагынудан талган Хисләр әзер ташып түгелергә Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Сакла мине ялгыш адымнардан Кояш кебек кайнар минем сөю хисе Тик ул синең өчен кабынмаган Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Тик ул түгел шул син, ул түгел