Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ак тоннэр (минус)»
исполнителя Альфина Азгамова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Төнге урамнардан эзләдем мин,
Илереп томаннардан күзләдем.
Кара төндә шәүләң абайладым,
Ак төндә сүндердем шәмнәрем.

Куш-та: Ул ак төннәр, онтылмаслык төннәр,
Тансык булып калды күңелдә.
Керфек какмый синең кочагыңда,
Әзермен мин сүзсез эрергә...

Озак көттек без бу очрашуны,
Алдан белеп булмый бит язмышны.
Ак төн җиргә канатларын җәйде,
Ике кайнар йөрәк кавышты.

Ак төннәрдә биргән вәгъдәләрне,
Кара төндә яңадан кабатлыйм.
Кара сөрмә тарткан ак төнем!,-дип,
Син генә бит өзелеп яраттың.

Другие песни исполнителя:

  • Сине курсэм, чибэрем, Яктыралар кичлэрем. Йорэгемдэ кабыналар Хислэрем. Син, син - аем, кояшым, Син, син - жаным, жанашым. Син икэнсен минем очен Сайрый торган бэхет кошым. Елмай эле тагын да, Нур балкысын жанында. Мин бэхетле тик син булсан Янымда. Син, син - аем, кояшым, Син, син - жаным, жанашым. Син икэнсен минем очен Сайрый торган бэхет кошым. Бердэн берем диюен, Елмаюын, колуен. Балкыта бит бар доньяны Союен. Син, син - аем, кояшым, Син, син - жаным, жанашым. Син икэнсен минем очен Сайрый торган бэхет кошым.
  • Бәхетемне күп сенде дә, Урлады төнге урам. Урамда колды сары көз, Күңелдә кара буран Ул ятны Кыбла алмый, Ул минем өчен туган, Урлыма син аны миннән, Алдырчы төнге урам. Син ме, сез ме, ни күңелләр, Мәхәббхт белә тулган? Аралырга йолдыз төшеп, Кабыштыр безне урам. Ул ятны Кыбла алмый, Ул минем өчен туган, Урлыма син аны миннән, Алдырчы төнге урам. Бәхетемне күп сенде дә, Урлады төнге урам. Әйтелмегән сүзләр калды, Күңелдә кара буран. Ул ятны Кыбла алмый, Ул минем өчен туган, Урлыма син аны миннән, Алдырчы төнге урам.