Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 20

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Җавап көтмә Роберт Андреев көе Рамил Чурагулов сүзләре «Сөям!..» диеп, «Көям!..» диеп Иөрмә син артларымнан. Башка берәү йөрәгемдә, Башка берәү җанымда! Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа! «Сөям!», «Яратам!» дисәң дә, Сиңа җавап бирмәмен. Мин бит һич тә сине түгел, Мин башканы сөямен. Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа! Мәхәббәтең өчен сиңа Рәхмәтлемен, кадерлем. Ач күзеңне, сиңа дигән Янында тора бәгырең. Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа!
  • Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга ефәк бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләренә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Синең өчен ярларыңның Үзәге өзелеп тора. Былбыл булсам бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә- кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Бер генә минут исеңнән Чыгамы диеп сора.
  • Балакаем Зифа Нагаева көе һәм сүзләре Хат-хәбәрен юк бу ара, Эшләрең күптер, мөгаен, Хәл белешеп китәргә дә Чыкмый тора микән җае?! Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем! Бала салган кайгы гына Бар кайгыдан авыр, диләр. Буй җиткәч тә, бала һаман Бала булып калыр, диләр. Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем! Адашмаска далаларда, Без кирәкбез балаларга. Мәрхәмәтле бул син, язмыш, Без үстергән балаларга. Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем!
  • Төшләремдә күрәм әтиемнең Җырлый-җырлый атын җигкәнен. Әниемә җылы караш ташлап, Зур капкадан чыгып киткәнен. Кайта идең кырдан кичкә калып, Сөйли идең ниләр күргәнен. Шундый тәмле иде кипкән икмәк "Куян күчтәнәче" - диде әти. Әйтә идең миңа: " Гомереңне Бушка үткәрмә син- яулым" - дип. " Изгелекләр эшләп үссәң әгәр, Балкып торыр гомер юлың" - дип. Әйткән сузең, изге теләкләрең Үтәлерләр һәрбер төшемдә. Авыр туфраккаең җиңел булсын Рәхмәт әткәй барсы өчен дә.
  • Сагындырма,Гөлфиям, Ялындырма,Гөлфиям. Күзләреңнән иркәләп, Адашам бит мин диям. Уйларымда-Гөлфиям, Җырларымда-Гөлфиям. Мәхәббәтем йолдызы Сүнмәсен иде диям. Көннәремдә-Гөлфиям, Төннәремдә-Гөлфиям. Ялгыз гөлемә чит-ятлар Күз салмасыннар диям.
  • Дулкын-дулкын булып кала Агымсудан су алсаң. Үкенерсең, Сылукаем, Күз алдыңнан югалсам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Айның унбише булган, Түгәрәкләнеп тулган. Сагынырсың, саргаерсың — Шул чагында мин булмам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Кашыңның каралары, Тар икән аралары. Синең кебек булса булыр Сандугач балалары. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?
  • Менэ тагын козлэр житте, Менэ тагын яфрак коела. Салкын кознен сары тосе Сагыш сала, кунел боега. Кайдан сине эзлим икэн, Кошлар белэн китим микэн? Иннэремдэ талмас чиркэм, Юлларымда сары чирэм. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Козге тойгы салкын жилдэн Ошегэндер, эллэ боеган. Син яшэгэч, яшим мин тон, Кунел белэн сина сыенам. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Тэрэзэдэн карыйм тышка, Коз жыена тагын кышка. Ометемне юкка баглыйм, Быелгы коз утэр бушка. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел.
  • Көннәрне саныйм уфтанам Гомер үткәнгә түгел Синсез яшәү яшәү меней Күңелгә алмый күңел Синсез гомер озын икән Сагышлар да озая Ялгыз көннәремне саныйм Яшәлгән күпме зая Юкса бергә булу өчен Кайта сөю үткәнгә Өр яңадан башлау кирәк Онытып рәнҗеп үткәнең Кырыс язмыш көлеп сыный Бу адәмнәр ни кылы Икәүләшеп озәр безне Сөюнең соңгы тылы Ишетәмен тоя җаным Син дә елыйсын яшьсез Төшләремә дә керәсен Һаман үзеңә дәшеп Күрми үтмә бир кулыңны Йөрәгең миндә күптән Үкенүсез яшим дисән Җибәрмә мине бүтән
  • 1. Бик еракта калды минем, Җырлап үткән яшлек чагым. Шул яшлегем искә төшсә, Йөрәккәем әрни тагын. Сагынам, сагынам, сагынам мин сине Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле Кайда син, кайда син, кайда син яшлегем Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле. 2. Ак каеннар, ак томаннар, Бигрәк матур иде шул чак. Көндә кичен янар иде, Су буенда безнең учак. 3. Шул учакның яктысында, Күргән идем бер чибәрне. Шундый матур җырлый иде, Гашыйк итеп егетләрне.
  • Мин коттем сине, коттем, Шунарга урлап киттем. Урладым сине язмыштан hэм уземнеке иттем! Припев: Синен язмыш, минем язмыш Йорэклэрне бэйлэде. Икебезгэ бер мэхэббэт Буген хислэр бэйрэме! Мин дэ каршы килмэдем Шушы иде телэгем. Синен белэн мин анладым Бу доньяда кирэгем. Припев: Елмаеп озатырмын да, Сагынып каршы алырмын. Шатлыкта да, кайгыда да, Синен белэн калырмын.
  • 1. Килясендэ сагындым бит Аласын кочеп кына Э мин шушы шатлыгымнан Йоримен очеп кына Припев: 2раза Кара элэ, кара мина Ярытыпкына кара Сизясенме жаныкаем Мэхэббэткэ юк ара 2. Яннарымда булмаганда Син хэр вакыт уемда Син бит минем йорэгемдэ Сою дигэн жырымда Припев: 2 раза 3. Син ул минем тормышымда Бик бяхетлэ итюче Минем белэн зур юллардан Бэргэ парлап утуче.
  • Кайларда икэн Хыялда саклап кадерлэп йорткэн Татлы сузлэрен Син аларны эйтмисен. Ниге кирэк назлы язлар Син карамасан назлап Эллэ инде йорисенме син Мине бары алдап. Юк-юк белмэдем Юк-юк курмэдем Мин тугел икэн инде хыялым Ян-ян йорэгем Кот-кот димэмен Юклыктан уян бутэн тузмэмен. Син анламадын Минем хислэрне ялкынымны Эйлэнеп колгэ Алар таралды жиргэ Кузлэремдэ сагыш эзе Мин тузэ алганча туздем Араларда упкын хэзер Мин ометемне эздем. Юк-юк белмэдем Юк-юк курмэдем Мин тугел икэн инде хыялым Ян-ян йорэгем Кот-кот димэмен Юклыктан уян бутэн тузмэмен.
  • Шул кадарле сайрый былбыл, Нигə ездерə икəн. Уйлар сагышка əйлəнеп, Yзен сиздерə икəн. Кушымта: Сайра, сайра, былбыл кышкай, Сайрарчы өзеп, өзеп. Бик курəсе килгəн чагым, Булырмы икəн түзеп. Кайтканла кайткан былбыл кош, Yзенен талларына. Син килгəн дə eгереплə, Чыгармын алларына. Əй былбыл кош минем кебек, Бигерəк лə моңы соң. Yзəклəремне езəсең, Яратуын чын мы соң?
  • Якты кояш, кояш сине күрә, Чәчләреңне назлый җилләр генә. Кояш, җилләр юл күрсәтеп, Очраштырмый нигә,нигә?.. Кайчан гына очрашырбыз? Онытыр идем сагышымны. Күкрәгемә кочып, елый-елый, Тыңлар идем синең тавышыңны, Синең назлы тавышыңны... Кергән язлар,язлар китеп барды, Синсез генә керәм инде көзгә. Ялгызлыкның газаплары Үзәгемне минем өзә, өзә. Көннәр генә,көннәр сине белә, Нурлы йөзләреңне көн дә күрә. Эзләп тапсам ал таңнардан, Уятырмын назлап үбә-үбә...