Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Җавап көтмә»
исполнителя Башира Насыйрова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Җавап көтмә
Роберт Андреев көе Рамил Чурагулов сүзләре

«Сөям!..» диеп, «Көям!..» диеп
Иөрмә син артларымнан.
Башка берәү йөрәгемдә,
Башка берәү җанымда!

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

«Сөям!», «Яратам!» дисәң дә,
Сиңа җавап бирмәмен.
Мин бит һич тә сине түгел,
Мин башканы сөямен.

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

Мәхәббәтең өчен сиңа
Рәхмәтлемен, кадерлем.
Ач күзеңне, сиңа дигән
Янында тора бәгырең.

Җавап көтмә, җавап көтмә
Эчкерсез сөюеңә.
Син миңа насыйп түгелсең,
Мин насыйп түгел сиңа!

Другие песни исполнителя:

  • Белә торып күңел әрнегәнен Төшләремә нигә керәсең? Еллар аша кайтып яшьлегемә Сине генә килә күрәсем, Килә күрәсем, килә күрәсем. Төшләремдә бүләк итеп миңа Бирдең чәчкәләрнең сарысын. Болай да бит инде минем күңелемдә Мөлдерәмә тулы сагышым. Юк, кирәкми иске яраларны Син яңадан искә төшермә. Тормышыма бәхет алып килер булсаң гына кер син төшемә.
  • Балакаем Зифа Нагаева көе һәм сүзләре Хат-хәбәрен юк бу ара, Эшләрең күптер, мөгаен, Хәл белешеп китәргә дә Чыкмый тора микән җае?! Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем! Бала салган кайгы гына Бар кайгыдан авыр, диләр. Буй җиткәч тә, бала һаман Бала булып калыр, диләр. Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем! Адашмаска далаларда, Без кирәкбез балаларга. Мәрхәмәтле бул син, язмыш, Без үстергән балаларга. Хафалардан, хаталардан, Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен, Гомер юлың матур булсын, Шатлык белән тулып торсын, Йөрәк маем, балакаем!
  • Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга ефәк бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләренә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Синең өчен ярларыңның Үзәге өзелеп тора. Былбыл булсам бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә- кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Бер генә минут исеңнән Чыгамы диеп сора.