Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Голфия»
исполнителя Альфис Кыямов.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Сагындырма,Гөлфиям,
Ялындырма,Гөлфиям.
Күзләреңнән иркәләп,
Адашам бит мин диям.
Уйларымда-Гөлфиям,
Җырларымда-Гөлфиям.
Мәхәббәтем йолдызы
Сүнмәсен иде диям.
Көннәремдә-Гөлфиям,
Төннәремдә-Гөлфиям.
Ялгыз гөлемә чит-ятлар
Күз салмасыннар диям.

Другие песни исполнителя:

  • Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Боларга бәрабәр ни генә бирәем, Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, Үзеңә аталган җырымны кушып ал. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
  • Дулкын-дулкын булып кала Агымсудан су алсаң. Үкенерсең, Сылукаем, Күз алдыңнан югалсам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Айның унбише булган, Түгәрәкләнеп тулган. Сагынырсың, саргаерсың — Шул чагында мин булмам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Кашыңның каралары, Тар икән аралары. Синең кебек булса булыр Сандугач балалары. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?