Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яшэгез мэхэбэттэ»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Мәхәббәт дигән бу сүзгә сыйган бар җиһан
Без бит, иркәм, бу дөньяга бәхеткә туган

Әйтә торган сүзләрем бар тик сиңа гына
Сабыр итеп, бүлдермичә тик тыңла гына

Йолдыз булып балкыйсың таңымда
Нурлар булып кабындың җанымда
Бары сиңа багышлыйм җырларым
Сиңа алып барырлар юлларым

Әкият тылсымы бардыр бу мәхәббәттә
Ярата белгән йөрәкләр ул мәрхәмәттә

Яратып, сөеп яшәргә язсын гомергә
Җан яраткан ярлар белән бергә гомергә

Другие песни исполнителя:

  • "Саклый ул гаиләне, Ни булса да түзә; Йөрәкләре көчле", - димәгез. Хатын-кыз күңеле Бәллүр кебек кенә, Авыр сүзләр аңа әйтмәгез. Кушымта: Тигез парлар булып, Тату яшәгәндә, Бик күңелле гаилә бәйрәме Киләчәкне уйлап, Бергә-бергә генә Бәхетлеләр саклый гаиләне. Хатын-кызның йөзе - Күңел җылылыгы; Шул сыйфаты саклый гаиләне Ир-егетләр көчле Саклап хатын-кызны, Күңелләркен аңлый белгәне. Бәхетләрнең сере - Гаилә татулыгы, Саклау кирәк назлы йөрәкне Онытмаска иде Бәхет өчен бары Аңлашып яшәүләр кирәкне...
  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)
  • 1. Очрагансың, бергенәм, Бәхет бүләк итәргә. Ачып күңел пәрдәсен, Ягымлы итеп дәштен: Кушымта: "Килче, килче яныма, Кулыңны бир кулыма, Мәңге син диеп яшәрмен, Нур сибеп юлларыңа." 2. Син күкләрнең йолдызы, Көннәремнең аязы. Назга тулып йөрәк тә, Кушылды синең көйгә. 3. Яшик әле куанып! Иң бәхетле пар булып! Мәңге-мәңге кипмәсен Сөюебез чишмәсе.
  • Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.