Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Рэхматлемен Ходаема (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр…
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Другие песни исполнителя:

  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"
  • Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.
  • 1. Балаларда балаларда Тормышыбызнын яме Кызларым дип, улларым дип, Яши хэр эти эни Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 2. Котеп алган бэхеткэйлэр Ин зур шатлык юаныч Саф союнен жимешлэре Булсыннар гел куаныч Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 3. Балаларым балаларым Нэсел дэвамчыларым Улларым да кызларым да Ин зур булышчыларым Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар
  • 1.Хэр яз саен, Кузлэр явын. Алып чэчэк, Ата розалар. Кушымта: Ак розалар,ак роза-розалар, Ак мэхэббэт, ак бэхетлэр вэгьдэ итэлэр. Ак розалар, ак роза-розалар, Сою коткэн гашыйкларнын жаннын утэлэр. 2.Сезнен жаннан, Гашыйк жаннан. Сою жырын, Жырлап узалар. 3.Шинмэсеннэр, Сулмасыннар. Беркайчан да, Ап-ак розалар.