Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Лилия Хайруллина - Су буенда учак яна»
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Кушымта:
Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

2. Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое
Утсыз да мин күрәм монда.

Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

3. Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.

Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.