Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Карлар карала икэн»
исполнителя Фарид Низамиев.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Карлар карала икән. (Фәния Низамиева сүз.)
1. Яшь чагында бер кайгы юк,
Уйный да, көлә идек.
Гомеркәйләр бик тиз генә,
Үтмәс дип белә идек.
Кушымта:
Карлар карала икән лә,
Чәчләр агара икән.
Үтмәс дигән гомеркәйләр,
Үтә, азая икән.
2. Сагындыра, уйландыра
Ат иярләгән чаклар.
Алтын биреп, көмеш биреп
Табылмай торган чаклар.
Кушымта:
Карлар карала икән лә,
Чәчләр агара икән.
Алтын, көмеш, донъя малы,
Бетә, тарала икән.
3. Йөгереп мендек, йөгереп төштек,
Йөгереп үттек үрләрне.
Үкенмәслек итеп яшик,
Алдагы гомерләрне.
Кушымта:
Карлар карала икән лә,
Чәчләр агара икән.
Үтмәс дигән гомеркәйләр,
Үтә, азая икән.