Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сагыну (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Көзләр җиткән саен казлар юлы
Сагыш тезмәсеннән әйләнә,
Көзләрендә казлар юлы аша
Яшьлегемә килеп әйләнә.

Кушымта:
Киек казлар, сезнең тавышлардан
Күңелемә бигрәк ямансу.
Яшьлегемә кире кайталмадым,
Бары калды.. калды сагыну.

Киек казлар, алып кайтыгызчы
Канатларда яшьлек ягына,
Яшьлегемне әгәр очратсагыз,
Әйтегезче: "Ул бит сагына!"

Другие песни исполнителя:

  • Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.
  • Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Кинәт искә төшерәм дә, Йөрәкне яшен телә... Синең миңа килүеңне Ул шулай алдан белә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Гашыйк булу бер күрүдә- Яшен ул йөрәкләрдә... Буйсынмыйча беркемгә дә, Мәхәббәт шулай килә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде.