Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Йорэгемнен ачкычлары.»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сандугач та парын тапмый,
Талларга оя кормый.
Мәхәббәт ул кабынырга
Рөхсәт тә сорап тормый.

Йөрәгемә-йөрәгемә,
Син үзең килеп кердең.
Көннәремне-көннәремне,
Сөю назына төрдең.

Каян таптын ачкычларын,
Йөрәгемнең түренә.
Икәү бергә төшеник без,
Мәхәббәтнең серенә.

Йөрәк үзе кабул итә,
Үзенә тиң булганны.
Әллә каян сизә бит ул,
Дөрес белән ялганны.

Другие песни исполнителя:

  • Бүләк ит син миңа үз йолдызың Минем күкләрем бул Синеке, бүләк ит син мәхәббәтне Булырсың бары минеке Бүләк ит сагышларыңны Минем бәхет булыр синеке Үзгәртсәң язмышларыңны Синен бәхет булыр минеке Син син син син генә яшә йөрәгемдә Син син бары син генә яшә күңелемдә Мин мин мин мин генә яшим йөрәгеңдә Мин мин бары мин генә яшим күңелендә Беләсең мин сине ничек сөям Күзләр үзләр әйтә Аңлата синең ярату хисләрендә Назлар булып кайта сиңа Йөрәгем син дип типкәндә Ятка урын юк бит анда Яшәвемнең мәгънәселә Тик син генә дәвасы җанга
  • Туган авылым балачагым кебек Һәрчак төшләремә керәсең, Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кайткан чакта юлларыма чыгып Ак каеннар каршы алалар, Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кайтыйм әле тагын авылыма, Алсу таңнар сызылып атканда Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга. Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга.
  • Керермен төшләреңә, Төшәрмен исләреңә. Минем генә исем китмәс Синең ул хисләреңә. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Тарарсың чәчләреңне, Көтерсең дәшкәнемне. Минем кулъяулыгым белән Сөртерсең яшьләреңне. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Килерсең яннарыма, Басарсың алларыма. Барыбер түзә алмассың Йөрәгең янганына.
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.