Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Нигэ болай ашкынасын йорэк»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Нигә болай, нигә болай булды икән
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле, синме, минме, мәхәббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхәббәтне?

Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм
Берничектә күңелемне юата алмыйм
Нишлим икән, кая барыйм, кая китим
Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим

Нигә болай, нигә болай булды икән
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле, синме, минме, мәхәббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхәббәтне?

Мең сорауга бер җавап юк, башым җитми
Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми
Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән?
Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм

Другие песни исполнителя:

  • ӨЗЕЛДЕ АРАЛАР 1.Өзелде аралар, йөрәктә яралар, Яңадан ялгарга нинди соң чара бар. (2 тапкыр ) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. Өзелде аралар, йөрәктә яралар. Өзелде аралар, йөрәктә яралар. 2.Син идең былбылым, иң матур бер җырым, Куңелем түрендә өзелде бер кылым. (2 тапкыр) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. 3.Сынамыйк язмышны, төзәтик ялгышны, Ялгызы яшәгән кошлар да сагышлы. (2   тапкыр) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. (2 тапкыр) Өзелде аралар, йөрәктә яралар. Өзелде аралар, йөрәктә яралар.
  • 1. Гашыйк булу гына житми Озелеп яратсын кунел Яратуны саклап яклап Калырга жинел тугел Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 2. Парлы булу гына житми Арада сою булсын Парлар шул сою очен Гел дэ ут йотып торсын Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 3.Ялгыз жаннар табышсыннар Гашиклар кавышсыннар Яратканнар мэнгелеккэ Тугры булып калсыннар Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен
  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
  • Бармы икэн жир йозендэ бизмэн Яхшылыкны синен улчэрлек? Синнэн кучкэн яшэу коче, эти, Мен дэрьяны жырлап кичэрлек. Кушымта: Оебезнен узэге син, эти. Гаилэбезнен йорэге син, эти. Барыбызнын терэге син, эти. Язмышыбыз булэге син,эти. Гомер узэнендэ синен эзлэр Дэшэ безне олы юлларга. "Чэчлэремэ кырау тошкэн",- диеп, Упкэлэмэ эле елларга. Шаян бабайларнын ин шаяны. Эйбэт бабайларнын эйбэте. Булэк булсын эле бу жырыбыз Оныкларнын сина рэхмэте.