Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гашыйк итеп сакла син (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Гел "яратам" диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Другие песни исполнителя:

  • 1. Ромашкалар сөю чәчәге ул, Мәхәббәтне сүзсез аңлата, Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата? Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата? Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 2. Ромашкалар минем чәчәгем ул, Бүләк итте аны сөйгәнем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем. Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 3. Ромашкалар урман чәчәге ул, Якты бизәкләре болынның... Күргән саен искә төшерәләр Рәхәтлеген бергә булуның. Привет: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Привет: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!