Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Йорэгемнен ачкычлары (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сандугач та парын тапмый,
Талларга оя кормый.
Мәхәббәт ул кабынырга
Рөхсәт тә сорап тормый.

Йөрәгемә-йөрәгемә,
Син үзең килеп кердең.
Көннәремне-көннәремне,
Сөю назына төрдең.

Каян таптын ачкычларын,
Йөрәгемнең түренә.
Икәү бергә төшеник без,
Мәхәббәтнең серенә.

Йөрәк үзе кабул итә,
Үзенә тиң булганны.
Әллә каян сизә бит ул,
Дөрес белән ялганны.

Другие песни исполнителя:

  • Керермен төшләреңә, Төшәрмен исләреңә. Минем генә исем китмәс Синең ул хисләреңә. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Тарарсың чәчләреңне, Көтерсең дәшкәнемне. Минем кулъяулыгым белән Сөртерсең яшьләреңне. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Килерсең яннарыма, Басарсың алларыма. Барыбер түзә алмассың Йөрәгең янганына.
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!
  • 1. Назлым, жаным Сине коттем яр иттем, парлы канаттым Сине бу кадерле, тик мин яраттым Кем эйтсэ, бер хак суз ошанма, ялган Мэхэббэт сузлэре сойли карашым Син бугенэн, уз кулын белэн мине, сал утларга Тик мине, яратып туктама Кушымта: Син, син, син телэсэн Мин, мин мин очармын Синен очен дингезлэрдэн Дэрьялардан юл ясармын Арабызга керсэлэр табармын Бар озелгэн жеплэрне ягармын Бу жирне инлэп, буйлап юл, юл ясармын 2. Назлым, жаным Сине коттем яр иттем, улеп яраттым Боек бу жиханга, тик син канаттым Кем эйтсэ бер хак суз ошанма, ялган Ярату сузлэре сойли карашым Син бугенэн, уз кулын белэн мине, сал утларга Тик мине, яратып туктама Кушымта: Син, син син телэсэн Мин, мин, мин очармын Синен очен дингезлэрдэн Дэрьяларда юл ясармын Арабызга керсэлэр табармын Бар озелгэн жеплэрне ягармын Бу жирне инлэп, буйлап юл, юл ясармын Яратканым син генэ Яратканым син генэ Ожмах булыр яшэр жирем Яннарыма кил генэ
  • Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!