Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Килче килче (рингтон)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Ургылыплар керсез күңелемнән Челтери шул моңнар чишмәсе, Шул чишмәнең борма юлларыннан Алып сине килә китәсе. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Минем кебек син дә уйлан әле, Ис(е)ңә төшер матур чакларны. Безнең сөю шундый гүзәл иде, Истәлекләр итеп сакларлык. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә.
  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"