Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сандугачлар (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Кала моңнары гына.
Моңнарының күңелләрдә
Кала торганы гына.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Әллә иярик микән,
Әллә сандугач җырына
Без дә өйрәник микән?

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Другие песни исполнителя:

  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"
  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)
  • ӨЗЕЛДЕ АРАЛАР 1.Өзелде аралар, йөрәктә яралар, Яңадан ялгарга нинди соң чара бар. (2 тапкыр ) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. Өзелде аралар, йөрәктә яралар. Өзелде аралар, йөрәктә яралар. 2.Син идең былбылым, иң матур бер җырым, Куңелем түрендә өзелде бер кылым. (2 тапкыр) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. 3.Сынамыйк язмышны, төзәтик ялгышны, Ялгызы яшәгән кошлар да сагышлы. (2   тапкыр) Еллар кергән, еллар кергән арага, Син аларга , син аларга карама. Шул ярату, шул ярату җанымда Алыштырмам яңага. (2 тапкыр) Өзелде аралар, йөрәктә яралар. Өзелде аралар, йөрәктә яралар.