Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гармун моны»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Кала йоклый.
Йокыларга талган,
Олы-олы йортлар урамда
Сүтелмичә калган
Агач йортың,
Тәрзәсендә тонык уты бар.

Кушымта:
Өздереп тә,өздереп тә,
Кем моңая анда таңгача.
Гармун уйный берәү,
Җанны өзеп,
Үзебезчә итеп,авылча.

2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен
Утын итеп беркөн ягылыр.
Тик нигездә бисмиллалы,изге
Гармун сеңгән җыр калыр.

Кушымта:

3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек,
Бар уртасы,бардыр азагы.
Дөнья фани бар да беркөн сүнә,
Сүнми моңнар,җырлар учагы.
Кушымта: 2 тапкыр

Другие песни исполнителя:

  • 1.Тай өйрәтү максат иде, Шул дәртемнән исердем, Атка менгән малай кебек Түземсезлек кичердем. Кушымта: Авырлыкны авызлыклау, Җиңел түгел юлларымда. Тай өйрәткәч,бирешмимен, Язмыш минем кулларымда. 2.Айгырланган язмышыма Җөгән алып кидердем, Авызлыкланганчы сине, Тормыш, күмпе көйдердең? Кушымта: 3.Җиләм генә тулпар атта Хыял тавым үренә, Артылышны үткән идем Максат тавым күренә.
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта