Өйләнәм мин! Өйләнәм мин!
Таптым сөйгән ярымны!
Татар кызы, татар кызы
Яулап алды җанымны!
припев (два раза):
Татар кызы!
Яулап алды җанымны!
Өйләнәм мин!
Таптым ярымны!
второй куплет:
Үзе уңган, үзе булган,
Укый белә уемны,
Аның белән бергәләшеп
Уздырырмын туемны!
припев (два раза).
третий куплет:
Булды! Җитте! Буйдак тормыш
Хич, дусларым, туйдырды!
Үзем дә бит, үзем дә бит
Куып барам утызны!
Алла бирсә кабызырмын
Дуслар, гайлән учагын.
Ә аннары бер-бер атлы
Туар минем улларым!