Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Тулган аем»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Тулган аем миндэ сина шулай
Ялгызлардан ялгыз куренэмдер
Жир йозендэ ялгыз кешелэр куп
Ялгызлар да кирэк кемгэдер.

кушымта:
Тулган аем бирче мина табып
Мин югалткан мине ташлап киткэн ул ярны
Тулган айлар белэн санап яшим
Синнэн башка уткэн елларны.

2. Тулган айга карап санап яшим
Синнэн башка уткэн еллармны
Тулган айга карап озлэгэнэм
Син оныттынмы эллэ мин барын.

кушымта.

3. Тулган ай да ялгыз, мин дэ ялгыз
Ялгыз кунелем тулы мон гына
Бу кунелне беркем анлый алмый
Анлар бары тулган ай гына.

Другие песни исполнителя:

  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. Кушымта:
  • 1.Кала йоклый. Йокыларга талган, Олы-олы йортлар урамда Сүтелмичә калган Агач йортың, Тәрзәсендә тонык уты бар. Кушымта: Өздереп тә,өздереп тә, Кем моңая анда таңгача. Гармун уйный берәү, Җанны өзеп, Үзебезчә итеп,авылча. 2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен Утын итеп беркөн ягылыр. Тик нигездә бисмиллалы,изге Гармун сеңгән җыр калыр. Кушымта: 3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек, Бар уртасы,бардыр азагы. Дөнья фани бар да беркөн сүнә, Сүнми моңнар,җырлар учагы. Кушымта: 2 тапкыр
  • 1.Серле була, моңсу була Авылымның кичләре Эссе җәйдә чәчәк атты Күңелемнең хисләре. Кушымта: Эй, эссе җәй, ямьле җәй, Күңелдә хозурлык. Эй, ямьле җәй, бер көнең Бер елыңа торырлык. 2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч Сулар үзенә тарта. Әкияттәй балачагым Әйләнеп кире кайта. Кушымта: 3. Ярсу атым чабып китте Тип-тигез җәйләүләрдә. Очрашырга язсын безгә Киләсе җәйләрдә дә. Кушымта: