Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Туган конен белэн эти»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Җитәкләп син алып чыктың безне,
Олы юлга – тормыш юлына.
Синең үрнәгеңдә яшәгәндә
Сынатмабыз гомер буена.

Кушымта:
Туган көннең иң зур кунагы син –
Кадерлебез, газиз кешебез.
Киң күңелле, сабыр әтиебез,
Рәхмәт әйтеп сиңа яшибез.

Тормышыбыз җайлы гына бара,
Әтиебез терәк булганга.
Якты йөзе, җылы сүзе белән
Яшәүгә дәрт биреп торганга.

Безнең кайгыртуны тоеп яшә,
Куанып көт туар көннәрне.
Бәйрәм итсәк иде бергә-бергә
Әле бик күп туган көннәрне.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Кар сулары үтте. Ярсулары бетте, Ташлар тәгәрәми ташкында: Минем генә йөрәк, Сагынудан йөдәп, Бәйгедәге аттай ашкына Кушымта: Аерым торып еллар, Аймыл булып юллар, Нигә синнән читтә узган соң? Бар шул инде парың, Янып сөйгән ярың, Кулларыңны аңа сузгансын 2.Арта уйлар һаман. Тарта сиңа табан. Кыен мина ялгыз чакларда, Сөенечкә дисәм, Көенечкә икә Күрешүләр сезнен якларда. Кушымта: 3 тапкыр
  • 1. Тургай, тургай, син очасың Искән җилгә салып канатың. Синең кебек оча алмадым Карасам да җилдә гел ятып. 2. Тургай, тургай, мин көнләшәм Булсаң да син көнсез көндәшлек. Канатым юк каерылган. Кайда үтте икән бу яшьлек? 3. Тургай, тургай, сөйләп җибәр, Киң галәмдә нинди хәлләр бар? Яшәү өчен ямь калырмы Очмасагыз күктә сез, дуслар?!
  • 1. Тулган аем миндэ сина шулай Ялгызлардан ялгыз куренэмдер Жир йозендэ ялгыз кешелэр куп Ялгызлар да кирэк кемгэдер. кушымта: Тулган аем бирче мина табып Мин югалткан мине ташлап киткэн ул ярны Тулган айлар белэн санап яшим Синнэн башка уткэн елларны. 2. Тулган айга карап санап яшим Синнэн башка уткэн еллармны Тулган айга карап озлэгэнэм Син оныттынмы эллэ мин барын. кушымта. 3. Тулган ай да ялгыз, мин дэ ялгыз Ялгыз кунелем тулы мон гына Бу кунелне беркем анлый алмый Анлар бары тулган ай гына.