Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яратканым бер генэ»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2020-04-18

Текст песни:

Яратканым бер генә,
Гашыйк сиңа, гөлемә.
Җаныкаем, гомергә
Булсак иде без бергә.

Назлы хисләр күңелдә,
Кавышырбыз, күр менә.
Синең кебек матурны
Яратмасын кем генә?

Яратканым бер генә,
Кулда булса син генә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
(2 раза)

Син кояшым көнемдә,
Тулган аем тонемдә.
Гашыйк сина, гөлемә,
Яратканым син генә.

Карап күңел сөенә,
Сиңа, иркә гөлемә.
Ямь өстисең көнемә,
Яратканым син генә.

Яратканым бер генә,
Кулда булса син генә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
(4 раза)

Другие песни исполнителя:

  • Җитәкләп син алып чыктың безне, Олы юлга – тормыш юлына. Синең үрнәгеңдә яшәгәндә Сынатмабыз гомер буена. Кушымта: Туган көннең иң зур кунагы син – Кадерлебез, газиз кешебез. Киң күңелле, сабыр әтиебез, Рәхмәт әйтеп сиңа яшибез. Тормышыбыз җайлы гына бара, Әтиебез терәк булганга. Якты йөзе, җылы сүзе белән Яшәүгә дәрт биреп торганга. Безнең кайгыртуны тоеп яшә, Куанып көт туар көннәрне. Бәйрәм итсәк иде бергә-бергә Әле бик күп туган көннәрне.
  • 1.Мэхэбэт ул мэнге сунми торган, улми торган тойгы кешедэ. Кушымта: Син яратсан буген ярат мине, Буген тонлэ кер син тошемэ. 2.Кайгылары байтак бу яшэунен Адым саен жирдэ хэсрэт Син яратсан буген ярат мине Назларынны эйтсэн хэзер эйт. 3.Без икебез бер хаваны сулап жир шарында бергэ яшибез. Кушымта: Син яратсан буген ярат мине, Яратырдай чакта яшибез.
  • 1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
  • 1. Сагынып көтәм язлар кайтканын, Шомырт чәчәкләре атканын. Күңелемдәге шомырт исләре — Яшьлегемнең кайнар хисләре. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 2 тапкыр 2. Шомырт чәчәкләре гел истә, Очрашасы иде ничек тә. Кайтсын иде шул чак әйләнеп, Шомырт чәчәгенә бәйләнеп. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 3. Ак чәчәкләр һаман болында, Очрасаң син бүген юлымда — Кулларыңда шомырт бәйләмен, Язмышымны сиңа бәйләрмен. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен.