Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гузэл бакча (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кайтыйм әле тагын авылыма,
Алсу таңнар сызылып атканда
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Хэр яз саен, Кузлэр явын. Алып чэчэк, Ата розалар. Кушымта: Ак розалар,ак роза-розалар, Ак мэхэббэт, ак бэхетлэр вэгьдэ итэлэр. Ак розалар, ак роза-розалар, Сою коткэн гашыйкларнын жаннын утэлэр. 2.Сезнен жаннан, Гашыйк жаннан. Сою жырын, Жырлап узалар. 3.Шинмэсеннэр, Сулмасыннар. Беркайчан да, Ап-ак розалар.
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • Кемне котэ синен карашларын Нилэр эзли кара кузлэрен Кемнэр очен урлеп чэчэк ата Йорэгендэ назлы голлэрен Эйт син иркэм, эйти тизерэк Янма, коймэ хэсрэт курмэ дип Хислэрем дэ сина йорэгем дэ Бары синен очен генэ бит Кемгэ чияле тау итэгендэ Тэмле булып пешэ борлегэн Борлегэндэй татлы иреннэрен Кемне озелеп котэ гел генэ Шомырт кара кузлэрендэ омет Йорэгендэ ата чэчэге Кунел белэн тоям син минеке Яратам дип килэ эйтэсе
  • Сандугачлар китә инде, Бик моңсу булыр инде. Сайраулары күңелләрдә Яңгырап торыр инде. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Кала моңнары гына. Моңнарының күңелләрдә Кала торганы гына. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Әллә иярик микән, Әллә сандугач җырына Без дә өйрәник микән? Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр.